|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.10.2023 Җәмгыять
Сынган борынны дару белән дәваларга кушканнарБашкортстандагы кызык та, кызганыч та бу хәл турында республика Башлыгына язганнар. Чишмәдә яшәүче хатын хакимияткә район дәваханәсеннән зарланган. Хатын-кыз сүзләренчә, анда аның сынган борынлы кызын дару төймәсе белән дәваларга киңәш иткәннәр. 2 октябрьдә 15 яшьлек кыз әнисе белән дәваханәгә мөрәҗәгать иткәннәр. Пациентканы кабул итү бүлегенә җибәргәннәр.
- Хирург карады да: «Бернәрсә белән дә ярдәм итә алмыйм», - диде. Һәм лорга яисә неврологка җибәрде. Без балалар бүлегенә килдек, анда безгә, мондый белгечләр бездә бүген гомумән юк, иртәгә (3 октябрь - ред.) иртәнге сәгать 10нан эшлиләр, дип әйттеләр. Кызым Уфада укый, һәм ул бу вакытка килә алмый. Неврологлар да юк бездә, аннары без педиатрга кердек, ул, безнең анализларны карап, препарат билгеләде. Әйтегез әле, зинһар, сынган борынны ничек итеп дару белән дәвалап була?" - дип язган кызның әнисе Радий Хәбировның "ВКонтакте"дагы битендә.
Фото: фрипик.ком
Автор:Гөлия Мөгаллимова
--- |
Иң күп укылган
|