|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.10.2023 Җәмгыять
Санкт-Петербургта Гумилев укулары узды (ФОТО)
1 октябрьдә, тарихчы-этнолог, галим Лев Николаевич Гумилевның туган көнендә аның каберенә чәчәкләр салдылар. Ул Александр-Невский лаврасының Никольск зиратында җирләнгән. Ул бөтен гомерен ил тарихындагы яңа чорларны ачуга багышлый. Эзәрлекләүләргә карамастан, үз идеяләренә тугры кала. Аның «Мин, рус кешесе, гомерем буе татарларны нахактан якладым», — дигән билгеле сүзләре Казанның үзәгендә атаклы тарихчы һәйкәленә уеп язылган. Хәзерге вакытта Санкт-Петербургта Гавриил Державинның музей-утарында «Гасыр фонында гаилә портреты» фотокүргәзмәсе эшли. Анда Гумилевлар гаиләсенең архив фотосурәтләре тәкъдим ителгән. Фотокүргәзмәне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рәхмәтулина оештырган. Галимнең тууына 110 ел тулган юбилей елында күргәзмә Бежецкида, Казанда, Оренбург өлкәсе, Мәскәү, Бөек Новгородта була. Шулай ук, Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә тарихчының хезмәтләре һәм аның тормышы, иҗаты турында басмалар нигезендә китап күргәзмәсе оештырылган. Санкт-Петербургның Татар мәдәни үзәгендә «Идеяләрне мобилизацияләү: Николай Гумилев һәм Лев Гумилев Ватанга хезмәттә» темасына ачык лекция укылды. Шулай ук көмеш гасыр шагыйре турында күптән түгел генә нәшер ителгән «Николай Гумилев — Россиянең алтын йөрәге» китабының презентациясе булды. Әлеге чаралар Лев Гумилевның тууына 111 ел тулу уңаеннан, Казан федераль университетының Каюм Насыйри институты Мәдәни-белем бирү үзәге чаралары һәм «Татар кунак бүлмәсе» мәдәни-агарту проекты кысаларында оештырылды. Лекцияне культурология фәннәре кандидаты, Александр Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университетының мәдәният тарихы һәм теориясе кафедрасы доценты Алексей Бондарев укыды. Ул Санкт-Петербургта Лев Гумилевның музей-фатирында эшләгән. Музей-фатирны булдыру эшчәнлеге башында Марина Георгиевна Козырева тора һәм озак еллар аның белән җитәкчелек итә, дип яза "Татар-Информ" МА.
--- |
Иң күп укылган
|