|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.10.2023 Җәмгыять
Татарстанга сизелерлек салкыннар киләчәкБу атна ахырында Арктика һавасы Татарстанга сизелерлек салкыннар алып килә. Бу хакта Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев сөйләгән. Югары уку йортының матбугат хезмәте шулай дип хәбәр итә. Шул ук вакытта метеоролог Россиянең Гидрометеорология үзәге фаразын дәлил итеп китерә. Аның сүзләренчә, Мәскәүдә ял көннәрендә юеш кар һәм суыклар булырга мөмкин, Казанда да уйсулыкларда туфракка кырау төшүе ихтимал.
Республика башкаласында җомгадан якшәмбегә кадәр көндез температура ун градуска диярлек кими: +16 дан +7 гә кадәр. Ә төнге температура +3 градуска кадәр төшәчәк, дип китерә Казан федераль университеты профессорының сүзләрен Татар-информ.
Переведенцев октябрь уртасында төбәккә кабат антициклон «коры һәм кояшлы һава торышы белән сөендерә торган җылы дулкын» алып килергә мөмкин дип фаразлый. Тулаем алганда, Казанда октябрь температурасы күпьеллык нормадан бер-ике градуска югарырак булырга мөмкин (ул якынча +5 градуска тигез), дип аңлата галим.
Галим үтеп киткән сентябрь турында «гадәттәгедән күпкә җылырак һәм корырак булды», дип әйткән. Тәүлеклек уртача температура нормадан 3,5 градуска диярлек югарырак булган (+12,9 урынына +16,3 градус). Явым-төшемнәр уртача нормадагы 52 мм урынына нибары 9 мм гына яуган.
Агымдагы атна, температура фоны түбәнәюгә карамастан, климат нормасыннан барыбер якынча 2 градуска җылырак булачак (бу көннәрдә уртача тәүлеклек температура +7..+8 градус булырга тиеш), дип өсти Юрий Переведенцев.
--- |
Иң күп укылган
|