|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.10.2023 Шоу-бизнес
Җырчы Ильвина: "Табиблар миңа ышаныч баглыйлар, төрле вариантлар тәкъдим итәләр"Татар эстрадасының танылган җырчысы Ильвина «ТНВ» телеканалында чыгып килүче «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында кунак булган. Алып баручы Замирә Рәҗәпованың шәхси тормышына, гаиләсенә кагылышлы сорауларына да җавап бирә ул. Шул исәптән, бәби алып кайту темасына да тукталып үтәләр. – Мин балам (кызы Раяна - ред.) тугач та, 5 балам булуын теләр идем, дип әйтә килдем. Бу теләк бүген дә яши, күп балалы гаилә телим. Кызганычка, минем аны проблема дип тә әйтәсем килми. Мин бу юлны елмаеп үтәргә тырышам. Табиблар миңа ышаныч баглыйлар, төрле вариантлар тәкъдим итәләр. Без инде шуның өстендә эшлибез. Бары тик вакыт җиткәнен көтәм, - дип уртаклаша Ильвина.
--- |
Иң күп укылган
|