|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.10.2023 Мәдәният
Кариев театры Екатеринбургтан җиңү белән кайттыЕкатеринбургта узган «СВОЙ» ачык театр фестивале нәтиҗәләре билгеле булды. Кариев театры да – җиңүчеләр исемлегендә. «Рөстәм маҗаралары» спектакле (режиссеры Тимур Кулов, инсценировка авторы Айдар Әхмәдиев) жюриның югары бәяләмәсен алды, анда уйнаган актерлар – Татарстанның атказанган артисткасы Альбина Гайзуллина һәм Булат Гатауллин «Виртуозларча актерлык осталыгы» номинациясендә иң яхшылар булып танылды! Жюри рәисе Оксана Кушляева: «Сез искиткеч партнерлар. Сезнең спектакльне караганнан соң, «Моноспектакльләр нәрсәгә кирәк, менә бит, партнер буларак та ничек оста уйнап, рольләрне бер-береңә пинг-понг уйнагандагы кебек биреп була», – дип уйлыйсың», – дип билгеләп үтте.
--- |
Иң күп укылган
|