поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.10.2023 Җәмгыять

«44 яшьлек Гөлнарага табиблар диагноз куя алмый»: авылдашлары 3 бала әнисен коткаруны сорый

Зәй районының Кушъелга авылында гомер итүче 44 яшьлек Гөлнара Йосыповага ярдәм кирәк. Түбән Биш авылының балалар бакчасында пешекче, Кушъелга авылында хат таратучы булып эшләүче Гөлнараның бер елга якын нинди авырудан интеккәнен ачыклый алмыйлар.

Туганнары чаң суга – якын кешеләрен ничек тә яшәтәсе иде. Гөлнараның өч баласы әнисенең савыгуын көтә. Олы баласына – 23, иң кечесенә 10 гына яшь әле. Әнә шул нәние, әнине яшәтәсем килә, дип өзгәләнә.
 
– Сеңлем быелның гыйнвар аенда, кар көрәгәндә авырып киткән. Башта биле сызлый. Берничә ай узса да, авыруы чигенми, киресенчә, көчәеп, инде аякларына да төшә. Көч-хәл белән йөри башлагач кына, түләүле клиникага барып, табибларга күренде. Алар дарулар язып биргәч, хәле яхшырып киткәндәй булды. Барыбыз да сөенеп куйган идек. Әмма озак та тормады, Гөлнараның кан басымы күтәрелә башлады, – дип сөйли апасы Венера. – Кая гына йөртмәдек. Калкансыман бизен дә тикшерттек, лимфа төеннәре зурайган иде.
 
Гөлнараны онкологка җибәрәләр. Әлмәт, Зәй, Чаллы, Казан табиблары барысы да бер нәтиҗәгә килә: яман чир юк. Төгәл диагнозны ачыклар өчен биопсия анализын Санкт-Петербургка да җибәреп карыйлар. Алардан да яман чир юк дигән хәбәр килә. Әмма организмында ниндидер инфекция барлыгын ачыклыйлар. Лимфа төеннәренә операция ясыйлар.
 
– Гөлнараны РКБга салдылар. Анда дәваланды. Әмма алга китеш булмады. Аптырадык инде. Йөрәк әрнеде. Туганымның күзгә күренеп хәле начарлана. Чирен төгәл әйтүче булмады. МКДЦга да мөрәҗәгать итеп карадык. Алар сеңлемнең арка миенә зыян килүен ачыкладылар. Авыру неврологиягә бәйле диделәр, – ди Венера. – Төгәл диагноз куелмагач, Гөлнарага инвалидлык та бирмиләр. Хәтта документлары да әзерләнмәгән әле. Арка миенә килгән зыянны бары тик кыйммәтле дарулар белән генә дәвалап була икән. Әле менә шушы көннәрдә 10 мең сумлык анализ бирдек. Ничек тә дөрес дәва аласы килә. Әлегә без хастаханәдә ятабыз. Онкологлар яңадан җыелышып, сеңлемнең авырулары турында сөйләшәчәк. Лимфа төеннәрен кабат тикшермәкчеләр. Бер авыру икенчесенә комачаулый, диләр. Нишләргә дә белгән юк. Кайбер табиблар коронавирусның бер төре дә булырга мөмкин, диләр. Билгесезлек бик авыр.
 
Әлегә Гөлнараның диагнозлары ачыкланып бетмәсә дә, табиблар иммунитетны күтәрә торган дәвалау кирәк, диләр. Ә ул бик кыйммәт икән. Арка миенә килгән зыян организмның башка өлешенә дә йогынты ясамасын өчен  дарулар эчәргә кушканнар. Анысы өчен дә акча кирәк.
 
Гөлнарага ярдәм итүебезне Кушъелга авылында яшәүчеләр сорады. Алар үзләре 380 мең сум акча җыйган инде. Тагын 700 мең сум акча кирәк, диләр. Шуңа да алар мәрхәмәтле кешеләрдән булышуларын сорый.
 
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Гөлнара Заһир кызы Йосыпованың 89274920564 телефон номеры Саклык банкы картасына беркетелгән.
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.10.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»