|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2023 Мәдәният
Г.Тукай музеенда «Тукай Петербургта» күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк
29 сентябрь көнне 13.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда “Тукай Петербургта” күргәзмәсе ачыла. Шагыйрьнең Россия империясе башкаласында булуы турында аның дусты, журналист Кәбир Бакир «Тукай Петербургта» истәлекләрендә сөйли. Бу вакыйга истәлеге итеп 2023 елның җәендә “Тукай Петербургта” Бөтенроссия арт-пленэры оештырыла. «Тукай Петербургта» арт-пленэры вакытында иҗат ителгән рәсем һәм графика әсәрләре Габдулла Тукайның Әдәби музеенда 2023 елның сентябрь-октябрь айларында күрсәтеләчәк.
--- |
Иң күп укылган
|