|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2023 Криминал
Әниләре кыйнаган өч баланың иң кечесенә - нибары 9 айТабиблар янына әниләре кыйнаган өч баланы китергәннәр. «Татар-информ»га билгеле булганча, балаларга – 12 яшь, 4 яшь һәм тугыз ай. Агентлык чыганагы сүзләренә караганда, урта һәм кече балаларның тәнендә сыдырылган урыннар бар. Өчесен дә хастаханәгә салганнар, хәлләре канәгатьләнерлек. Ана исерек булган. Вакыйга Казанның Авиатөзелеш районында була.
Эшкә хокук саклау органнары хезмәткәрләре кушылган. Җинаять эше кузгатылган.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|