|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2023 Мәдәният
Муса Җәлил музей-фатирында халык шагыйре Фәнис Яруллинга багышланган чара уздыБүген Муса Җәлил музей-фатиры каршында эшләп килүче «Кызыл ромашка» клубының «Мин тормышка гашыйк...» дип исемләнгән чираттагы утырышы узды. Ул Республикабызның Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры, Татарстан Республикасының халык шагыйре Фәнис Яруллинга багышланды. Фәнис Яруллин... Бу исемне ишетүгә күз алдына явыз язмыш ихтыярына бирешмичә яшәргә, көрәшергә, иҗат итәргә көч тапкан мәгърур шәхес килеп баса. Уздырылачак чараның максаты - шагыйрьнең иҗатын пропагандалау, китапка мәхәббәт тәрбияләү, әдипнең язмышы мисалында тормышны яратырга, авырлыкларга бирешмәскә өйрәтү.
--- |
Иң күп укылган
|