|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2023 Криминал
Яңа туган баласын урманда ташлап калдырганОмск өлкәсендә яшәүче хатын Одесское авылыннан ерак түгел урманда ташлап калдырылган яңа туган балага тап булган. Бу хакта РЕН ТВ каналына вакыйга белән таныш кеше сөйләгән. Чыганак сөйләвенчә, хатын урамнан китеп барганда нәни баланың ачыргаланып елаганын ишетә. Тавышка якынрак барса, ул куаклар арасында яңа туган баланы күрә. “Баланың корсагында өзелгән һәм бәйләнмәгән кендеге күренеп тора иде”, – ди ул.
Хатын ярдәмгә узгынчы ирне чакыра. Ул сабыйны курткасына төрә һәм медикларны чакырта. Баланы өлкә клиник дәваханәсенә алып китәләр.
Малайның җитлегеп тууы ачыкланган. Хокук саклау органнары аның әнисен эзли башлаган. Җинаять эше кузгатылган.
Фото: пиксабай
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|