|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2023 Медицина
Татарстанда кайбер табибларның хезмәт хакы артачакТатарстанның соматопсихиатрия бүлекләре белгечләре зарарлы яки куркыныч шартларда эшләгәннәре өчен махсус өстәмәләр билгеләнгән бүлекләр исемлегенә кертелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда әйтелә. Әлеге бүлек белгечләре «катгый күзәтүле психиатрия (психоневрология), психиатрия хастаханәләрендә, наркология медицина оешмаларында һәм аларның структур бүлекчәләрендә; психик авыруларны һәм хроник алкоголизм һәм наркомания белән интегүче кешеләрне дәвалау өчен башка медицина оешмаларының бүлекчәләрендә, палаталарында, кабинетларында эшләү» пунктына кертелгән.
Моннан тыш, медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы турындагы нигезләмәгә медицина профилактикасы кабинеты мөдирләре дә кертелгән. Республиканың дәүләт оешмаларында мондый белгечләр өчен база хезмәт хакы 18,9 мең сум күләмендә билгеләнгән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|