|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2023 Җәмгыять
10 октябрь тирәсендә кар яварга мөмкинҮзәк Россия территориясендә 10 октябрь тирәсендә температура шактый түбәнәергә мөмкин. Һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Михаил Леус шулай дип фаразлый. Бу хакта Татар-информ яза. «Урыны белән беренче кар да төшәргә мөмкин», — дип төгәллек кертә Леус үзенең телеграм-каналында.
Шул ук вакытта синоптик, гомумән алганда, октябрь быел җылы, климат нормасыннан 0,5 - 1 градуска югарырак булыр дип көтелә, дип өсти.
--- |
Иң күп укылган
|