|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.09.2023 Хәвеф-хәтәр
Бөгелмәдә 3 яшьлек улы тәрәзәдән егылып төшкән ананы хөкем итәләрБөгелмәдә яшәүче 26 яшьлек хатын-кызга карата саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү факты буенча җинаять эшен тикшерү тәмамланган. Бу хакта Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр итә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, бу елның июлендә гаепләнүче өйдә 3 яшьлек улы белән булган. Ниндидер мизгелдә хатын-кыз телевизор карап утырган баласын үзен генә калдыра. Малай тәрәзә төбенә менеп, москит челтәренә таяна һәм бишенче каттан егылып төшә.
Авыр җәрәхәтләр белән аны хастаханәгә озаталар.
Хәзерге вакытта җинаять эше судка җибәрелгән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|