|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.09.2023 Җәмгыять
Чечен Республикасында Татарстан киносы көннәре узачак26 - 28 сентябрьдә Грозныйда Чечен Республикасында Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында Татарстан киносы көннәре узачак. Татарстан киносы көннәре программасы «Киностар» кинотеатрында (Грозный шәһәре, Путин проспекты, 40) ике көн барачак. Чараның мактаулы кунаклары – Чечен Республикасы Мәдәният министрлыгының «Кинематография буенча дәүләт идарәсе» җитәкчесе, режиссер, сценарист Рәсүл Курумов, ЧР Мәдәният министрлыгының «Кинематография буенча дәүләт идарәсе» җитәкчесе урынбасары, продюсер Вахид Дадаев, ЧР Мәдәният министрлыгының «Кинематография буенча дәүләт идарәсе» режиссеры Мөслим Хаҗмурзаев, Татарстаннан – режиссер, сценарист Айназ Мөхәммәтҗанов, сценарист, режиссер, РФ кинематографистлар берлеге әгъзасы Әмир Галиәскаров һәм «Татаркино» дәүләт бюджет учреждениесы директоры, продюсер, РФ кинематографистлар берлеге әгъзасы Миләүшә Айтуганова.
--- |
Иң күп укылган
|