поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.09.2023 Милләт

Рабит Батулла: «Улларымның уңышына сөенәм, кайбер очракта көенәм»

Бу арада Батулла гаиләсенә игътибар зур. Кайчан гына улы Нурбәк күз уңында булса, хәзер Байбулат «Ядәч! Истә!» фильмы белән телдән төшми. Бу – без көткән фильм, дип сөенергә җирлек бар, әлбәттә. Гаилә башлыгы, фильмның төп геройларының берсе – Рабит Батулла белән татар киносы, әдәбияты-cәнгате, тәнкыйть һәм көнчелек турында сөйләштек.

– Рабит абый, могҗизага ышанасызмы?
 
– Могҗизага ышанмаган кеше әкият яза алмый. Минем иҗатымның күп өлеше әкияттән тора. Могҗиза ул… Коръән – могҗиза. Менә ул могҗиза! Һәм мин аңа ышанам.
 
– Татар халкы өчен «Ядәч! Истә!» фильмы да – кечкенә генә могҗиза.
 
– Хыяллана белгән кешегә могҗизадыр.
 
– Фильмда символлар шактый. Әйтик, бабай оныгына ядәч уенында оттырып, бер чиләк туңдырма ала һәм 1552 сум акча түли.
 
– Фильмның сценарий авторлары берничә. Мин моның кайсының фантазиясе икәнен әйтә алмыйм. Аны Казан ханлыгының егылуына бәйләп карыйлар. Бу дата символ булып аңга сеңгән инде. Шул ук вакытта аны күп кеше аңламый да.
 
– Шулай булгач, милли кино ни хәлдә безнең?
 
– Бу сорауга Байбулат җавап бирде инде. Татар киносын булдырыр өчен тагын 400 ел вакыт кирәк, диде. Хәзер инде барысы да үзләреннән тора. Бәлки Байбулат та 30 елда берәр нәрсә эшли алыр. Әле бит ул гына түгел, режиссерлар байтак. Һәрберсе берәр генә яхшы фильм төшерсә дә, без дә, күкрәк кагып, милли кино дип сөйләшә алырбыз. Бу җиңел юл түгел. Такташ әйтмешли, бер мәрҗән табар өчен таулар ишәргә кирәк. Димәк, бер яхшы фильм чыксын өчен 100 фильм төшерергә кирәк. Анысы да ядәч уены кебек: я отасың, я оттырасың. Аннан соң бездә бит кино сәнгатебез дә, студиябез дә юк. Гәрчә төрки халыклар арасында 1926 елда ук иң беренче булып нәфис фильм төшерергә алынган халык булсак та. Безнең «Булат батыр» (1927), аннары «Койрыклы йолдыз» (1928) дигән фильмнарыбыз бар. Һәм алар – бүген дә карарлык әйбәт фильмнар. Димәк, башлангычы бездән чыкты, ә якутлар, казахлар эләктереп алды һәм алга чыкты. Алар инде бу өлкәдә тәҗрибәле, без әле юк. Киностудияң, павильоның булмагач, шулай инде ул. Алга таба әнә шул якны кайгыртырга кирәк. Менә әле бу фильмны хөкүмәттән бер тиен дә алмыйча эшләп чыктылар. Бу көннәрдә фильм прокатта. Чыгымнарын гына каплый алса да, бу инде бик зур уңыш була.

– Бер әңгәмәдә: «Байбулат Казанга кайтачакмы?» – дип сорагач, сез, монда аңа күтәрелергә ирек бирмәсләр, дигән фикер әйткән идегез. Бу уегыздан кире кайтмадыгызмы?
 
– Мин хәзер дә шул фикердә. Казанда эшләмәсә дә, татарга хезмәт итә бит ул. Берничә фильм төшерде, кинофестивальләрдә уңыш казанды. Ләкин хөкүмәт ярдәме булмаса, аның иҗаты да төртелеп калырга мөмкин. Продюсер ярдәме ул бер, ике булырга мөмкин. Ә аннары?
 
 
– Бездә синекенә—минекенә бүлү көчле. Роза Хәйруллинаны да «Зөләйха күзләрен ача» фильмыннан соң безнеке түгел дип әйтүчеләр булды. Бу хакта сез нинди фикердә?
 
– Роза – бик талантлы артистка. Аны үз фильмнарына алырга режиссерлар чират тора. Аны Байбулат катнашырга ничек күндергәндер – әйтә алмыйм. Күрәсең, ул да Казанга тартыладыр. Бик оста башкарып чыкты, ләкин… Розага безнең әбиләр риза булмаячак. Безнең татар карчыклары андый түгел, дип әйтәчәкләр. Минем геройның кыланмышларына да риза булмадылар. Мөселман кинофестивале шушы фильм белән ачылырга тиеш иде бит, мөфтият, аракы эчү күп дип, риза булмады. Һәм аны азакка куеп дөрес эшләделәр. Мин аның белән килешәм.
 
Ялганлап күрсәтеп булмый бит инде, халык эчә. Минем герой да эчә. Ул бала кайгысыннан эчә. Бәлкем андый күренешләрне киметергә дә кирәк булгандыр.
 
– Өлкән яшьтә кино актеры буларак уйнау нинди тәэсир калдырды?
 
– Мин бик тыныч, аһ итмим. Вазгыятьне коткарырга кирәк иде бит. Байбулат кастинглар да үткәреп карады, бабайны уйнарга актер таба алмады. Шуннан алар минем көнгә калдылар. Эштә ата белән угыл мөнәсәбәте булмый. Монда режиссер белән актер мөнәсәбәте генә. Ул – баш, мин – буйсынучы. Әмерләрен үтәдем, ул риза калды кебек.
 
– Татарга нинди фильм кирәк?
 
– Яхшы фильмнар кирәк. Тарих турында, яхшы әдәби әсәрләр нигезендә. Мин, мәсәлән, үзем бик күп сценарийлар яздым. Мәсәлән, «Алып батыр маҗаралары»н мин фильм итеп күрәм. Анда татар халкының тарихы, киләчәге. Анда бик күп фольклор материал файдаланылган. Аны төрекләр роман дип тәрҗемә дә итте. Байбулат әлегә минем иҗатка мөрәҗәгать итми, бәлки берзаманны тәҗрибә туплаган режиссер буларак кайтыр һәм минем иҗатка да мөрәҗәгать итәр. Тукай, Гаяз Исхакый, Кәрим Тинчурин, Сәйдәш, җыеп әйткәндә, мәшһүрләребез турында яхшы фильмнар булсын иде.
 
Кино сәнгатендә якутлар ни өчен алда? Кыргызлар, казахларда кино ничек шулай күтәрелеп китә алды? Ә бит хикмәте гади: алар фольклор белән алдыра. Мин аны малайларга да әйтәм. Заманча әйберләр белән кешене шаккатырып булмый хәзер. «Короче» фестиваленнән соң бу фикер тагын да ныгыды. Байбулат анда беренче урынны алды. Ә күпчелек картиналарда көчләү, ирексезләү, кан, күз яше… Алар янында «Ядәч! Истә!» аерылып тора. Анда татар музыкасы, безнең фольклор. Әмма мин бу фильмга татар ябырылып йөрер дип уйламыйм. Беренчедән, халык кинотеатрга йөрүдән бизде. Ул инде телевизорга береккән. Икенчедән…
 
– Шушы ук сорауны әдәбият өлкәсенә төбәп бирсәк, бүген нинди әсәр язылырга тиеш?
 
– Әдәбият кына түгел, мәдәният-сәнгать тә авыр хәлдә. Ниндидер торгынлык чорын үткәрәбез кебек. Ничә еллар, әдәбиятыбыз бай дип, эйфориядә яшәдек. Безнең әдәбиятыбыз череп бай. Черек мал белән ерак китеп булмый бит.
 
– Димәк, яңа сулыш кирәк. Яңа дип әйтү – яшьләр иҗатын күз уңында тоту. Әмма яшьләргә нәкъ менә өлкән буын хәерхаһлы түгел.
 
– Яшьләр иҗатын карап, күзәтеп барырга тырышам. Ә инде аларны тәнкыйтьләү ул – табигый хәл. Пушкин заманында да шулай булган, хәзер дә. Картлар яшьләрне өйрәтергә тели, яшьләр дөньяны башкача күзаллый.
 
Мин гел хикәя эзлим. Миңа ошаган хикәя булса ярар иде, дип укый башлыйм. Ул бик сирәк була. Берәү, икәү… Яхшы әсәргә юлыксам, авторына ярдәм итәргә тырышам. Мәсәлән, Рәмзия Габделхакованың «Даладан килүче» дигән хикәясе бик ошады. Шунда ук фикеремне яздым да «Казан утлары»на илттем. Ул басылып та чыкты. Шушы арада гына журналда чыккан проза әсәрләре турында яздым. Басарлармы анысын, юкмы – әйтә алмыйм, эндәшмәделәр әле. Тәнкыйть белән яздым чөнки. Тәнкыйть нигезле булса, файдалы. Инде сүгүгә корылган булса, зыянга эшли, кешене дә ялгыш юлга җибәрә.
 
– Улларыгыздан, шундый угыллар үстергән Рабит Батулладан көнләшәләрме?
 
– Көнчелекне тыеп булмый инде аны. Ул – дөньяның тискәре тоткасы. Ул һәр өлкәдә, һәр җирдә бар. Мин улларымнан канәгать түгел. Канәгать дигән сүз ул – «самодовольный дурак» дигән сүз. Аларның уңышына сөенәм, кайбер мәсьәләләренә көенәм. Алар күптәннән татар сәнгатенә хезмәт итәләр, шул яклары белән минем дәвамым дип саныйм. Нурбәк «Әлиф» спектакле белән «Алтын битлек» алып кайтты, Байбулат «Ядәч» белән беренче урынны алды, сөенеч түгелмени инде? Алга таба да җитди эшләр эшләргә икесенең дә мөмкинлекләре бар. Мин аларга, интервьюларда, бу әле минем иң әйбәт эшем түгел, дип әйтегез, дидем. Байбулатның да әле бу иң әйбәт фильмы түгел. Әле эшлисе дә эшлисе. Мактаулар бик күңелле, ләкин эйфориягә бирелергә кирәкми. Артык мактасалар да, хурласалар да, исегез китмәсен, дим. Талант ул ташны ярып чыккан үсенте кебек. Улларымның таланты да кыенлыкларны шулай бәреп чыгарга тиеш. Сартрның бер сүзе бар. Ул: «Котылыр өчен эшләргә кирәк», – ди. Улларым эшли, Аллага шөкер.
 
– Иң зур теләгегез нинди?
 
– Милли азатлык.
 
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.09.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»