поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.09.2023 Җәмгыять

Үтерелгән 8 кыз җаны Туймәт авылы кешеләренең төшенә кереп йөдәткән

Чирмешән районындагы Туймәт авылы әрәмәлегендә сигез кыз күмелгән каберлек бар. Алар – 1920 елда булган «Сәнәк сугышы» корбаннары. «Бу – әкият түгел, чынбарлык», – ди Ильяс хәзрәт Әһлиуллин. Туймәтлеләр әлеге урынга килеп, мәрхүмәләр рухына дога кыла хәзер.

Каберлек авылдан ерак түгел. Җирлек башлыгы Айдар Кәримов әйтүенчә,  моңа кадәр анда таш кына торса, хәзер тарихи урынга әйләнгән. Әрәмәлек ярындагы  каберлеккә чардуган һәм такта куйганнар. Сукмак салып, тотынып төшү өчен култыкса да ясаганнар. Мәрмәр табличканы Әкъдәс Гыйматдинов, чардуганны иганәче Рамил Кәримов эшләткән. Ильяс хәзрәт тәкъдимен җиткерү белән, бу эшкә олы яшьтәгеләр генә түгел, авыл яшьләре дә кушылган.
 
 
Моңа кадәр авыл халкы сигез кыз язмышын риваять буларак кабул иткән.  Каберлек турында ишетсәләр дә, төгәл урынын белмәгәннәр. Ильяс хәзрәт Әһлиуллин исә моның чынбарлык икәнлеген исбатларга тырышкан. «Туймәтем – туган ягым» китабында да 1920 елның февралендә булган вакыйга турында кыска гына мәгълүмат бар. Әлеге гыйбрәтле хәлне  элек  әби-бабайлар  еш телгә алган. Тик бу кабергә күмелүчеләрнең төгәл кемнәр икәнен белүче юк.  Ильяс хәзрәт хәзер үзе дә  90 яшькә җитеп килә инде. Әтисе – сугышта, әнисе сугышка кадәр дөнья куйган. Ятимнәр йортыннан 3–4 нче сыйныфта укыганда кайткан малай. Өлкәннәрнең  канлы вакыйга турында сөйләвен яхшы хәтерли. Яңгыр сорап, туймәтлеләр  шунда «Карга боткасы» пешергән. Авылда 33 ел имам вазыйфасын башкарган  Ильяс хәзрәт. Шушы вакыт эчендә мәрхүмә сигез кыз авылдашларының төшләренә бер генә мәртәбә  кереп йөдәтмәгән. Әрәмәдә кызлар матур яулыклар бәйләп, милли алъяпкычлар ябып, әйлән-бәйлән уйнаган. Күбрәк шушы төш кергән икән. «Бабай, шул кызлар рухына дога кыл әле», – дип үтенгән авылдашлары. Хәзер җаннары тынычланган, күрәсең. Бу канлы вакыйганың  100 еллыгына  авыл халкы алар истәлегенә корбан чалган.
 
– 1920 елның февралендә Бәркәтә авылында «Сәнәкчеләр фетнәсе» күтәрелә. Алар Туймәт авылына да килә. 17 яше дә тулмаган бер укытучы кыз  авылга балаларны  кириллицага өйрәтергә килә. Элек 4–7 сыйныфны тәмамлаган балалар мәктәптә укыта иде. Бу укытучы 16–17 яшьлек җиде кызны үз янына  җыйган. Фетнәчеләргә кан коярга сәбәп кирәк. Динне бетереп, рус әлифбасын өйрәтәләр дигән сылтау табып,  кызларны мәсхәрәләп үтерәләр. Бер гөнаһсыз балаларның җаннарын кыйганнар бит, кансызлар, – дип сөйли Ильяс хәзрәт.
 
 
Аның әйтүенчә, укытучы кызны авыл зиратына күмәргә рөхсәт итмиләр.  Тәнен юк итәргә, үләт базына ыргытырга кушкач, төнлә елга буена күмәләр. Башка кызларны исә зиратта җирлиләр. Ә укытучының каберен  таш белән тамгалыйлар.
 
– Ул каберлек елга буендагы чокырда урнашкан. Мин үлсәм, аны күрсәтүче калмас дип борчылдым. Теләгемне иганәче Рамилгә җиткердем. Ул борчылмаска кушты.  Чардуган корып буядылар. Мин барып дога кылдым. Тирә-ягы тәртипкә китерелгәч, тынычландым. Авыл халкы да, яшьләр дә хәзер әлеге урынны белеп тора, – ди хәзрәт.
 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.09.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»