|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.09.2023 Хәвеф-хәтәр
Медицина көллияте студентлары газ белән агуланган, бишесе - реанимациядәМордовиянең Краснослободск медицина көллиятендә 17 кеше (шуларның тугызы – балалар) билгесез газ белән агуланган. Бу хакта ТАСС агентлыгы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мордовия Республикасы буенча Баш идарәсенә сылтама белән хәбәр итә. Хәбәрдә әйтелгәнчә, 17 яки 18 кеше зыян күргән, шуларның тугызы – балалар. Хәзерге вакытта биш кеше реанимациядә ята, барысы да үз аңында. Аларның сәламәтлеге уртача авырлыкта дип бәяләнә.
«Зыян күрүчеләрнең барысы да 17-20 яшьтә», - дип китерә хәбәрне Татар-информ.
Урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм тикшерүчеләр эшли.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|