|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.09.2023 Авыл
9нчы сыйныф укучысы 200 кг сарымсак уңышы җыйганБалтач районы Кариле авылында яшәүче IX сыйныф укучысы Фәнил Закиров 200 кг сарымсак уңышы җыеп алган. — Ел саен кабак үстерәбез. Бу юлы сарымсакны да сынап карарга булдым. Көздән 40 кг сарымсак утыртып калдырдым. Аны үстерү бик җиңел түгел икән. Яз көне Шушма елгасы ташып, сарымсакларыбыз су астында калды. Өшерләр дип борчылган идем, барысы да тип-тигез булып шытып чыктылар, — ди Фәнил.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|