поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.09.2023 Җәмгыять

Соңгы юлның бәясе күпме?

Адәм баласының соңгы йорты булган зиратлар тирәсендә дә тынгылык юк бүген. Шәһәрдә туып-үскәннәр калада җир астына кереп ятуның чамадан тыш кыйммәткә төшүенә азмы-күпме ияләшсә, хәер, ияләшү түгел, чарасызлыктан килешүдер бу, каберстанга акча түләп озату авылларга да килеп җитте. Бигрәк тә, читтән мәет алып кайтып җирләгән өчен акча сорадылар, дип ризасызлык белдерүчеләр арта. Соңгы юлның бәясе бармы? Зиратка кем хуҗа? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Күмдең дә бетте түгел
Бу җәйдә туганыбыз үлгәч, балалары әтиләрен безнең якта түгел, ә әниләренең туган авылында, республиканың икенче районында җирләргә булды. «Әни исән чакта әтинең каберен карарга да җиңелрәк булачак», – дип аңлатты алар моны. Авыл зиратына читтән кайткан кешене күмгән өчен мәчеткә өч мең сум сәдака бирүләрен дә әйттеләр. Авылда шундый гадәт бар икән. Юк, үпкәләп яки ачынып сөйләмәде алар бу хакта. Риза иделәр. Хәсрәтле башта ул кайгы түгел.
 
– Зират, мәетне җирләүгә мөнәсәбәт кешенең тәрбиясеннән, иманыннан, дингә карашыннан килә, – ди Лаеш районының Сокуры бистәсендәге «Юлчы» мәчете имамы Мөдәррис хәзрәт Гыймранов. – Нәрсә соң ул зират? Күпчелек өчен ул мәетне күмә торган җир участогы. Үлгән кешене күмделәр дә бетте. Кем өчендер ул – үзенә күрә бер хәтер урыны. Зиратка әти-әниләре, әби-бабалары янына барып, каберлекләрне чистартып торалар. Ә кем өчендер искәртү булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хәдисләрендә: «Дөнья ләззәтен кисүче үлемне ешрак искә төшерегез һәм зиратларга йөрегез», – дигән. Зиярәт кылуның бер тәрҗемәсе – «барып кайту». Ягъни кеше зиярәт кылып, туганнары янына барып, үлемне дә искә төшереп кайта. Зират – мәңгелек йорт. Аңа хуҗа кирәк, әлбәттә. Югыйсә тәртип бетәчәк. Бу очракта әдәп-әхлак, тәртип дигән нәрсә бар. Авыл һәм аның янәшәсендә зират бар икән, билгеле ки, каберстанны шушы сала халкы карап, чистартып торачак. Бу – хуҗалык мәсьәләсе түгел, ә тәрбия-хөрмәт мәсьәләсе. Авыл халкы зиратны үзенеке дип саный. Әгәр дә кемнеңдер бирегә мәет алып кайтып күмәсе килә икән, бу хакта яхшылык белән җирле үзидарәгә, имамга мөрәҗәгать итсә, беркем дә каршы килмәячәк, дип уйлыйм. Ә акча мәсьәләсенә килгәндә, халык та аңласын иде, авыл җирендә мәетне җирләргә ниндидер мәшәкатьләр өчен зур булмаган сумма, мәсәлән, 1,5 мең сум акча сорыйлар икән, монда куркыныч әйбер юк, минемчә. Кешенең мөмкинлеге булса, әлбәттә. Моны зурайтып, күпертеп сөйлисе юк. Мин үзем дә күп йөрим, күп күрәм, шул исәптән, Казанда мәет җирләү хакы белән дә таныш. Башкалада кешене күмү яшәгән вакытыңа караганда да кыйммәтрәккә төшә. Соңгысын ничек тә булса көйләргә дә кирәк, минемчә.
 
Казанда мәет озату бәяләрен без дә белештек.
 
– Башкалада 36 зират бар, якын кешегезне аларның кайсында җирләргә теләвегезгә карап, бәясе дә аерыла, – диделәр шәһәрдәге мәетне озату белән шөгыльләнүче оешмаларның берсендә. – Мәсәлән, «Курган» зиратында мөселман кануннарына туры китереп мәет озату 60–70 мең сумга төшәчәк. Әле яңа гына шунда бер татар әбисен җирләп кайттык. Туганнары теләге буенча мәетне мәчеткә дә алып бардык. Мәетне юу, кабер казу, күтәрү-төшерү, документлар эшен рәсмиләштерү – барысы да бездән. Алга таба каберне карап торасы гына була.
 
Уртак йорт
Татарстан Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, республикада бүген 3660 зират бар. Федераль канун нигезендә, аларны карап тору, мәетне җирләүне оештыру өчен җирле үзидарә органнары җаваплы. «Кабер казу өчен җир кишәрлеге бүлеп бирүне җир законнары, шулай ук, РФ һәм РФ субъектлары кануннары тарафыннан расланган документлар нигезендә җирле үзидарә органнары хәл итә», – диелгән министрлык җавабында.
 
Кечкенә авылларда зиратта тәртип саклау җиңелрәк, ди унбиш ел Әтнә районының Кышлау авыл җирлеге рәисе вазыйфасын башкарган Рәхинә Шакирова. Бу җирлеккә өч авыл: Кышлау, Кызыл Утар һәм Яңа Әҗем керә, биредә 500гә якын кеше яши.
 
– Төптән уйласаң, безгә үзебездән чыгып киткән кешеләр кайта. Авылдан читкә китүчеләрнең йә ире, йә хатынын монда җирләргә мөмкиннәр. Ул авыл советы һәм мулла рөхсәте белән эшләнә. Мин җирле үзидарәдә эшләгәндә, мәсәлән, кеше шалтырата да, шундый-шундый мәетне алып кайтырга мөмкинме, дип хәбәрләшә. Мондый очракта без каршы килмибез. Аның да нәсел-нәсәбе бар бит. Шуңа күрә авылга читтән мәет кайтартмау ягында түгел мин. Дөрес, чит диндәге кешеләрне кертмибез. Бу мәсьәләдә авылда бер дә каршылык булганы юк, – ди әле күптән түгел генә лаеклы ялга чыккан Рәхинә Шакирова. – Ә акча мәсьәләсенә килгәндә, мин эшләгән 2005 нче елларда, мәсәлән, зиратларны карау өчен бик аз күләмдә салымнан кергән акча гына бүлеп бирелә иде. Шуңа күрә зиратта тиешле тәртипне саклау читен булды. Тимер капка-коймаларны да, 2013 елда Татарстанда үзара салым гамәлгә кереп, шул акчага каберстаннарны карап тору мөмкинлеге тугач кына куя башладылар бит әле. Читтән мәет алып кайткан кешеләр еш кына: «Сезгә ничек ярдәм итә алабыз?» – дип сорыйлар. Зират чистартырга кайтып йөри алмыйбыз дип, мәчеткә акча калдыралар. Әнә шуннан башланган эш ул. Мәчеттә фәлән кеше сәдака калдырды, акча фәлән эшкә тотылды, дип керем һәм чыгымнарны исәпләп баралар. Ник дисәң, хәзер мәчетләр дә салым оешмалары алдында хисап тота. Кечкенә авыл зиратларына читтән елына 1-2 кеше кайта. Алар, хәлләренә карап, 3-5 мең сум акча калдыра. Шуннан да күп түгел. Шәхсән мин моңа каршы түгел. Авыл картая, хәзер зиратларны карап торуны өмәләр белән генә җиңә торган түгел. Шуңа күрә бу күпмедер ярдәм булып тора. Авылның зираты ябылды, урын юк, дигәнне ишеткәнем юк. Димәк, бу – проблема түгел. Авыл кешесе күмәргә читтән кайтаручыларны тыныч кабул итә. Хәзер «Ватсап»та авыл төркемнәре бар. Җирле үзидарә, шул көнне фәлән кешене җирләргә алып кайталар, кабер казырга менүегез сорала, дип хәбәр сала да, мәетнең күршесеме, нәселеме, җыелып барып, мәетне озатырга булышалар.
 
Хәер, зиратларны чиста тоту өчен акчадан бигрәк, бердәмлек кирәк. Кышлау җирлегендәге кебек, мәсәлән.
 
– Берничә ел элек авылда зур өмә оештырдык. Иң элек социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә бу хакта хәбәр салдым. Иске агачларны кисәргә, аларны читкә чыгарырга кирәк, дип  аңлаттым. Намусы булган кеше өмәдән читтә калмады. Кайта алмаучылар, миннән өлеш булсын дип, сәдака җибәрделәр. Ай буе зират чистарттык без. Йорт башыннан ике көн өмә үткәрдек. Кеше калган көннәрдә дә эшли икән, мәсәлән, буш вакытында ун көн зиратка килсә, аңа өмәгә кайта алмаган кешеләр җибәргән акчадан «кул җиле» түләдек. Күп кеше алмады да аны. Һәр авылның зират өчен җаваплы кешеләре бар. Алар ел дәвамында кирәкле эшләрне оештыра. Рәис әйткәнне дә көтмиләр. Барысы да эшне дөрес оештыра белүдән, авыл җирлегеннән һәм халыкның үзеннән тора. «Ватсап»та эш барышын, кемнәр катнашуын, ә кемнәр әлегә читтәрәк калуын язып бару да яхшы нәтиҗә бирә. Зур өмә оештырганда «чүпне урта бер җирдә ташлап калдырганнар», «бу урынны да җыештырырга кирәк» дип ай буе фото төшереп, шуларны төркемгә элеп бардым. Бәхәсләшмичә генә, әлбәттә. Кешегә кешечә мөнәсәбәттә булсаң, беркем дә уртак эштән читтә калмый. Бүген зиратларыбыз чиста, – ди Рәхинә Шакирова.
 
«Бурычлы аш кирәкми»
Мөдәррис хәзрәт Гыймранов фикеренчә, динне үзебез авырайтабыз.
 
– Шәригать буенча мәеткә карата башкарылырга тиешле дүрт шарт бар. Болар – юу, кәфенләү, җеназа намазы уку һәм ләхет алынган кабергә күмү. Менә шулар эшләнсә, туганнарның мәет өстеннән хакы төшә. Интернетта мәетне юган өчен акча сорыйлар дип, күп кенә видеолар таралды. Имеш, кешегә болай да кайгы килгән. Җәмәгать, әгәр әтиегезне, әниегезне, туганыгызны үзегез юсагыз, бер тиен түлисе юк. Аны хәзрәт тә, имам да, абыстай да эшләргә тиеш түгел. Тиешлеге буенча да, балаларга әти-әниләрен үзләре юу каралган. Юк икән, кешегә мөрәҗәгать итәләр, ә бу – хезмәт. Динне акча эшләүгә әйләндереп калдырырга кирәкми. Дин – кешенең әдәп-әхлагын югарыга күтәрү өчен бирелгән әйбер. Мәет юу җиңел эш түгел. Моның өчен акча сораучы да нәфесен белергә, нинди гаиләгә килүен аңларга тиеш, әлбәттә. Сорап алмаса, тагын да әйбәт. Әмма сорарга хакы бар. Зиратка әйләнеп кайтсак, гүр сәдакасы дигән әйбер, гомумән, юк. Кем сорап ала, шул оятсыз. Андый сәдака юк динебездә. Акчасы булмаган килеш, кредит алып, бурычка кереп, ашлар үткәрүнең дә кирәге юк. Мөмкинлеге бар икән, ул аңа авырлык тудырмый икән, үткәрсен. Кешедән яхшы түгел, дип кенә, бурычка кереп, аш уздыру дөрес түгел. Иң яхшысы үзе «бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим» дип, «лә илләһә иллаллаһ» дип әйтеп кулларын күтәреп дога кылса, мең тапкыр яхшырак. Биеп, җырлап, артистлар чакырып, фәлән бәягә туй үткәргәндә, беркем дә акча санамый. Ә мәетне җирләгәндә сораган 5 мең сумнан зарланып әллә кайларга барып җитәләр.
 
Белгеч сүзе
Булат ЗАКИРОВ, «ВТ» юристы:
 
– Мәетләрне җирләүгә бәйле мөнәсәбәтләр РФнең 12.01.1996 елгы 8-ФЗ номерлы Федераль законы, шулай ук РФ субъектларының законнары һәм башка норматив хокукый актлары белән көйләнә. Аның нигезендә, һәр кешегә үлгәннән соң, аның ихтыярын исәпкә алып, җирләү гарантияләнә. Ләкин кайбер шартлар бар. Беренчедән, җирләү ниятләнгән урын нормаларга туры килергә тиеш, кешене йортның ишегалдында яки басуда күмү тыела. Икенчедән, зиратта урыннар булырга тиеш. Каберләрне теләсә кайсы тәртиптә яки теләсә кайда казырга ярамый, бу билгеле бер тәртип буенча эшләнә. Әгәр шартлар үтәлсә, кешене илнең теләсә кайсы торак пункты зиратында җирләргә мөмкин. Җирне сатып алырга кирәкми, әмма җирләүгә бәйле ритуаль хезмәтләр түләүле башкарыла ала. Гарантияләнгән хезмәтләр исемлегенең бәясен җирле үзидарә органнары билгели.
 
 

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.09.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»