|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.09.2023 Криминал
Әгерҗедә бер ир-атның сөйгәненә ут төрткән урында төшерелгән видео чыктыӘгерҗедә янгын урынында төшерелгән видео чыкты, анда ике кеше үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең рәсми Телеграм-каналында хәбәр ителә. Искәртик, кичә 5.30 сәгать тирәсендә Әгерҗедә шәхси йортта янгын чыккан. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр ике мәет тапкан, дип яза Татар-информ.
Тикшерүчеләр версиясе буенча, бергә яшәүче ир белән хатын спиртлы эчемлекләр эчкән, алар арасында низаг чыккан, шуннан соң ир-ат сөйгәненә яна торган сыеклык сипкән һәм ут төрткән. Хатын-кыз урында ук үлгән, ә ут капкан ир-ат ишегалдына йөгереп чыккан һәм шунда егылып үлгән.
Тикшерүчеләр бу фактка карата «ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.
Фото: Тикшерү комитеты
--- |
Иң күп укылган
|