поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.09.2023 Шоу-бизнес

Әбри Хәбриев: “Яшьләрнең сөйләм теле – чыктым аркылы күпер”

Күпләр аны һәрвакыт шат, күтәренке кәефле Әбри буларак белә. Артист, юморист, алып баручы Әбри Хәбриев язмышында сынаулар күп булган икән. Моңсу һәм күңелле мизгелләрне искә төшердек.

- Әтиегезне иртә югалткансыз. Бу авырлыкны ничек кичердегез?
- Әти-әниләрем – укытучылар. Әти 2008 елда гүр иясе булды. Әбиемнең үлеменә өч көн булган көнне, әткәй йөрәк өянәгеннән 65 яшендә якты дөньяны калдырып китте. Бер-бер артлы ике мәет булды. Әти әбине җирләгәндә үк көч хәл белән басып торды. Кан басымы, йөрәк белән озак авырды. Бу югалтулар күңелдә тирән яралар калдырды. Әбине дә бик нык яраттым, без бит авылда үскән балалар. Якыннар белән хушлашасы килми, әмма язмыштан узмыш юк. Хәзерге вакытта әниемә 74 яшь тулды. Авылда үз көенә, әкрен генә яшәп ята. Янына мөмкинлек булган саен кайтырга тырышам. Җәй көнен авылда үткәрәм, йорт тирәсен төзекләндерәм. 
 
- Әтиегез тормыш иптәшегез белән танышырга өлгердеме?
- Әйе, танышып өлгерделәр. 2007 елда гаилә кордык. Кызганыч, әти оныгын күрә алмады. Гаилә тормышыбызның башланып кына киткән чагы. Әти – таләпчән кеше иде. Сәнгатькә, иҗатка тартылуым да нәкъ аннан күчкән. Әтинең  җырлаганын ишетеп алгач, консерваториягә имтиханнарсыз укырга аласы булганнар. Тик бабай җибәрмәгән. Сәхнәдә чыгыш ясый башлагач: “Улым, рәхмәт. Чынга ашмаган хыялымны тормышка ашырдың”, - дип әйтте әткәй. 
 
- Сезнең чын исемегез Данияр бит. Ни өчен Әбри буларак танылырга булдыгыз соң?
- Сәхнәдә тагын бер Данияр барлыкка килер, ялгыша башларлар дип уйладым. Әбри тәхәллүсе Арча көллиятендә укыганда ук барлыкка килде. Якыннарым, туганнарым миңа Данияр дип эндәшә. Белмәгән кешеләр Әбри дип әйтә. Ике исемем дә якын. 

-  “Артымнан этүче булмады”, дип әйтәсез. Эстрадада үз урынны табу кыен булдымы?
- Арттан этүче хәзер дә юк. 2005 елда Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кергән вакытта юмор өлкәсендә эшләүчеләр аз иде. Сайлап алулар еш оештырылып торды. Гомумән, юмористларга кытлык сизелде. Мөмкинлекләрне кулланырга тырыштым, кастингларда катнашып, бөтен җиргә “кысылып”, эстрадага кереп киттем. “Акча бирәбез, эшләгез”, - дип ярдәм итәргә теләүчеләр булмады. Ялынырга, теләнеп-соранып йөрергә яратмыйм. Мин икейөзле, ялагай, әрсез дә түгел. Бәлки шул сәбәпле кыенрак булгандыр.
 
- “Рәвешләр” юмор театры бик шәп кенә эшләп киткән иде. “Мунча ташы”на яхшы көндәш булдыгыз. Ни сәбәпле таралыштыгыз?
- Татарча мәзәкләрне скетч кебек куеп, “Рәвешләр” видеопроектын башлап җибәрдек. Аннан соң, әзер номерларыбыз булгач, концертлар куярга уйлаштык. Без җиңел юл белән китмәдек. Интеллектуаль юмор белән мавыктык. Безнең мәзәкләрне уйлап бетерергә кирәк иде. Кызганыч, тамашачы кабул итмәде. Халык концертка ял итәргә, күңел ачарга килә. Интеллектуаль юморны тамашачылар кайчан таләп итә башлар, билгесез. Ә гади, примитив мәзәкләр белән эшлисебез килмәде, шуңа таралыштык.
 
- Хәзерге юморны ничек бәялисез?
- Бездә юмор төрлелеге юк. Хәзер яңалыклар сизелә. Мәсәлән, татарча стендап, шаяннар һәм тапкырлар клубы. Тик юмористларның сөйләм теле начар. Социаль челтәрләрдә өзекләрне күргәнем бар. Яшьләрнең сөйләм теле – чыктым аркылы күпер. Татар юморын бәяли алмыйм. Сөйләмгә, сүз  басымына, тел байлыгына бик зур игътибар бирәм. Сәхнәдә чыгыш ясаучы кайбер танылган артистлар да дөрес сөйләшә белми. Без дә сөйләм сәнгате бик нык аксый. Бер җыр белән икенчесен камил, дөрес итеп бәйләп, сөйләүче бердәнбер артист – Салават Фәтхетдинов. Концертны үзең алып барасың икән, сөйләмне дә алдан әзерләп куярга кирәк. Хәзер тагын зарлана дип әйтерләр инде (көлә).
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 14.09.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»