|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.09.2023 Җәмгыять
Татарстанда 5 килограммнан артыграк авырлыктагы малай туганЧаллының Кама балалар-медицина үзәге (КДМЦ) бала тудыру үзәгендә авырлыгы 5135 г һәм буе 59 см булган малай дөньяга килгән. “Челнинские известия” язганча, Алабугада яшәүче гаиләнең өченче баласы бу. Сабыйны әнисе карыныннан ярып алганнар (“кесарево сечение”). Операция уңышлы узган. Кама балалар-медицина үзәгенең матбугат хезмәте бала тудыру бүлеге мөдире Анастасия Столярова сүзләренә таянып хәбәр иткәнчә, яңа туган сабый белән әнисе инде өйләренә кайтарып җибәрелгән.
Исегезгә төшерәбез: яңа туган баланың авырлыгы гадәттә өч-дүрт кило чамасы була. Дөньяда иң зур сабый 10 кило чамасы авырлыкта туган.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|