|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.09.2023 Криминал
Исерек йөртүче ЮХИДИ инспекторына ут төрткәнБашкортстанда Күгәрчен районара суды “вазифа бурычларын үтәүче власть вәкиленә карата сәламәтлек өчен хәвеф белән янаган көч куллану” маддәсе буенча кузгатылган җинаять эшенә карата хөкем карары чыгарды. БР Пркуратурасында хәбәр итүләренчә, 2022 елның июлендә Йомагуҗа авылында ЮХИДИ хезмәткәре 43 яшьлек ир идарә иткән “ВАЗ-2108” маркалы автомобилен туктаткан. Исерек булу билгеләренә карамастан, йөртүче медицина тикшерүе турындагы таләпне үтәмәгән, шуңа күрә транспорт чарасын кулга алу карары кабул ителгән.
Тик исерек ир, полицейскийның законлы гамәлләре белән риза булмыйча, багажниктан бензин тулы канистраны чыгара да, үз машинасына ут төртергә җыена. ЮХИДИ хезмәткәре, әлбәттә, аны туктатмакчы була, нәтиҗәдә аның формасына бензин чәчри. Моны күргән машина хуҗасы инспектор киеменә ут төртә. Инспектор аны үзе сүндерә, куллары пешә.
Йөртүче гаебен өлешчә генә таный. Суд аңа ике ел да алты айга гомум режимлы холык төзәтү колониясендә ирегеннән мәхрүм ителү җәзасын билгеләгән.
Хөкем карары әле үз көченә кермәгән.
Фото:БР Прокуратурасы видеосыннан скриншот. Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|