|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.09.2023 Криминал
Биш ел дәвамында үги кызын көчләп яшәгән татарстанлы 12 елга хөкем ителгән
Татарстанда яшәүче ир 12 елга төрмә җәзасына хөкем ителде, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Тикшерү версиясе буенча, 2016 елдан 2021 елга кадәр исерек хәлдә булган ир-ат 2008 елда туган кечкенә үги кызына карата берничә тапкыр җенси характердагы гамәлләр кылган.
"Ундүрт яшькә җитмәгән зыян күрүченең ярдәмсез хәлен кулланып, җенси характердагы гамәл кылу" маддәсе буенча җинаятьтә гаепләнүче Югары Ослан районында яшәүче ир 12 елга колониягә хөкем ителә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|