|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.09.2023 Хәвеф-хәтәр
Сыерны ботарлый язган аюны аты-юлы белән сүгенеп куып җибәргәннәр (ВИДЕО)SHOT Telegram-каналында Мәләвез районының Нөгеш авылы тирәсендә аю сыерга һөҗүм иткән видео таралды. Хәл болай була. Машинада барган кешеләр аюның сыерга ташланганын күрә. Ринат исемле ир куркып калмый, машинадан чыга. Аның ачыргаланып кычкырганы ишетелә. Кадр артында истерикага бирелгән хатын-кыз тавышы яңгырый:
–Медведь корову завалил!
Бу вакытта ир, аюны куркытырга теләп, янә ачыргаланып кычкыра.
–Ничего ты не сделаешь, Ринат, поехали, – ди хатын.
Шуннан китә кычкырып сүгенүләр, акырулар... Бу вакытта салондагы хатын машина сигналын кычкырта башлый. Ринат аюга күсәк ыргыта.
Моны көтмәгән аю куркып йөгерә. Ринатның батырлыгы һәм аты-юлы белән сүгенүе малкайны ерткычтан коткарып калды булса кирәк. Җирдә яткан сыер көч хәл белән торып китә. Аның сыртында зур яра күренә. Видео ахырында сыер акрын гына атлап бара.
Мал кадерен белгәннәр комментарийларда Ринатны мактый, аның батырлыгына соклана.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|