|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.09.2023 Хәвеф-хәтәр
Укучы, мәктәпкә пычак алып килеп, дүрт кешене яралаган
Ростов өлкәсенең Неклиновский районындагы Красный Десант хуторында мәктәпкә үтеп керергә маташканда үсмер дүрт кешене яралаган. Бу хакта төбәк губернаторы үзенең Телеграм-каналында хәбәр итә. Төбәк башлыгы сүзләренчә, дүрт кешене җәрәхәтләгән үсмер битлек кигән булган. Яраланучылар – мәктәптә эшләүче өч хезмәткәр һәм укучыларның берсенең туганы.
“Һөҗүм итүчене шаһитлар тоткарлаган. Ул – шушы мәктәптә белем алучы психик авырулы 9 сыйныф укучысы”, – дип язган Голубев.
Табиблар җәрәхәтләнгәннәрнең хәлен җиңелчә авырлыкта дип бәяли, аларга медицина ярдәме күрсәткәннәр. Вакыйга урынында белгечләр эшли.
Фото: пиксабай
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|