поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
10.09.2023 Ир белән хатын

Каенана улына сөяркә тапкан

Тормыш юлыңда очратып та, парыңны нәкъ синеке булуын таный алмасаң, ялгышсаң? Инде парымны таптым дип тә шул ярны ничек пар итеп сакларга? Мәхәббәтне, гаиләне тулыландырып тору – зур хезмәт. Әмма арадагы җылы мөнәсәбәтне һәм бәхетне саклау бер кешедән генә тормый. Ике як та тырышканда, үзеннән көч куйганда, гаилә кыйммәтләрен чын-чынлап кыйммәт булуына төшенгәндә генә, чит-ятлардан бигрәк туганнарың йогынтысына бирешмәгәндә генә саклап калып буладыр гаиләдә ярату, хөрмәт хисләрен.

Назил белән Ләйсән икесе дә разый булып, яратышып кавышты. Инде байтак кына вакыт очрашып йөреп, бер-берсенең уңай якларын да, тискәре якларын да беләләр шикелле иде. Кемдә булмый инде ул кимчелекләр?! Яраткан кешеңнең кимчелекләрен дә кабул итәсең ич ул. 
 
Назил белән Ләйсән бер-берсенең гомерлек яр булуларына иманнары камил иде. Никах укытып, купшы туйлар уздырып, күркәм генә яшәп киттеләр. Ике як әти-әни янына барып йөрделәр, мөмкин кадәр кулдан килгәнчә булышырга тырыштылар.
 
Берничә елдан гаиләгә ямь өстәп, бер-бер артлы өч сабый дөньяга килде, вак-төяк мәшәкатьләрне санамаганда, матур гына яшиләр кебек иде Назил белән Ләйсән. Кебек булган икән шул...
 
 Көннәрдән бер көнне зур кибеткә ризыклар алырга кергәч, Ләйсәннең кулыннан бер хатын тотып алды. Үзен Назилнең сөйгәне дип таныштырды ул. Инде берничә ел дәвамында очрашып, бер-берсеннән башка яши алмауларын аңлаганнар, бергә булырга телиләр. Аларның бергә булуына, мәхәббәтләренә Ләйсән генә комачау итә икән. Әлеге таныш булмаган ханым Ләйсәнгә ирен “үзенә бәйләп тотмавын”, җибәрүен таләп итә. Чөнки ире инде аны күптәннән яратмый, гадәт буенча гына яши икән. Бүген ташлап чыгып китәр иде Ләйсәнне, чын ир-ат, яхшы әти буларак, балаларын кызгана, имеш. 
 
Бу ханым йә ялгышадыр, йә берәрсе кырыс шаяртадыр, дип уйлый Ләйсән, әле, “минем реакцияне видеога төшереп торалардыр”, дип, елмаеп тирә-ягына карап ала. Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел ләбаса! Иртән эшкә киткәндә үбеп чыгып китеп, кайтканда гаиләгә сөенеп кайтып кергән ирне гел җылы ризык, якты караш белән каршы ала Ләйсән. Бер-берсенә һәр эштә ярдәмләшеп, аңлашып яшиләр, башкаларга үрнәк булырдай гаилә ич аларның гаиләләре! Ә бу хатын аны берәрсе белән бутый булса кирәк. Алай дисәң, исеме белән эндәшә, аның иренең исемен атап сөйләшә...
 
Хакыйкать исә Ләйсән өчен чыннан да коточкыч булып чыга. Назил инде әлеге хатын янына өч ел дәвамында йөри, уртак сабыйлары туарга тора икән. Командировкага дип җыенып чыгып киткән вакытларында да эш буенча йөрмәгән ире, шул хатын янында булган икән. Ләйсән Назил белән уртак мәхәббәт җимешләрен тәрбияләп-үстереп яткан вакытта алсу күзлеген киеп алып, берни сизенмәгән. Хыялый чынбарлыкта яшәгән булып чыга.
 
Иң кызганычы һәм йөрәк түренә кадалганы шунда иде ки: Назилнең һәм сөяркә  хатынның зина кылуларын, үзара мөнәсәбәтләрен ирнең туганнары, ата-анасы белеп кенә калмаган, ә үзләре оештырган, бу мөнәсәбәтне һәр яклап хуплап торган. Әле алай гына түгел, сөяркә хатын Назилнең бертуган абыйларының күршесендә яшәп, ул таныштырган да икән. Бактың исә, кече улының “хатыннан уңмавы, бәхетсез яшәве” аңа тынгы бирмичә, каенана кеше тамада булып эшләүче олы улына “Таныштыр инде шуны берәр юньле хатын-кыз белән”, дип мөрәҗәгать иткән. Үзе берничә хатын алыштырган, гаиләдә тотрыклы булмаган абый кеше әнисенең бу гозерен, әлбәттә, сөенеп кабул иткән. Тора-бара, “эшләр хутка киткәч”, каенана кеше улының киемнәр сатучы булып эшләүче сөяркәсенә заказлар биреп, күлмәкләр кайтартып яткан, улының сөяркәсе белән тәмам дуслашырга өлгергән...
 
Бу хәлләрне белгәч, Ләйсәннең бар яшәеше, күзаллавы, тулы тормышы асты-өскә килде. Бөтен дөньясы аның алдануын белеп, артыннан бармак төртеп көләләрдер төсле тоелды Ләйсәнгә. Аһ, һәр ышанган кешесе һәммәсе берьюлы аркасына хәнҗәр белән кадады гүя! Вакытлар үтәр, яралар төзәлер, авыртулар да онытылган кебек булыр. Әмма кешеләргә карата ышаныч кына кире кайтмас шул.
 
Ландыш Тимерова
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 10.09.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»