поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.09.2023 Шоу-бизнес

Диләрә Палатова: “Мин дә фәрештә түгел...”

Алар республикада узган барлык зур чараларны гөрләтәләр. Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы – үзе бер тамаша.

- Диләрә, тумышыгыз белән кайсы яклардан буласыз? Иҗатка тартылу кемнән?
- Тумышым белән Казаннан. Әти-әниләрем иҗатка битараф түгел. Кечкенәдән җырларга, биергә яратам. Әтием – баянчы, ул миңа бик күп җырлар өйрәтте. Ата-аналарым – гап-гади кешеләр. Аларның иҗади хыялларын мин чынга ашыра алдым. Ансамбль иҗатына да кызыксыну бик иртә уянды. Танылган шәхесләребез Әлфия Авзалова, Нәфисә Васыйлова, Таһир Якупов та Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләгәннәр.
 
- Ни өчен эстрада җырчысы булырга теләмәдегез?
- Кайбер кешеләрнең таныласы килә, “мине генә күрсеннәр”, - дип тырыша. Андый фикерләрнең килгәне булмады. Халык җырларын бик яратам, ә ансамбльнең репертуары нигезендә нәкъ шул җырлар ята. Моңа өстәп, аерым партияләрем бар, үземә генә җырларга мөмкинлек тә бирделәр. Эстрада өлкәсендә дә тәҗрибә җыясы килде, шуңа күрә аерым җырчы буларак та эшли башладым. Холкым буенча бик тыйнак кеше мин. 

- Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы зурмы? Кыенлыклар туамы?
- Ансамбльдә 80гә якын кеше эшли. Моңа биючеләр, җырчылар һәм оркестр керә. Әле җитәкчеләребез, костюмнар тегүчеләребез дә бар. Дус-тату эшлибез, без – бердәм. Әлбәттә, төркемдә эшләүнең үзенчәлекләре бар. Кайвакыт дәшми калырга, җитәкче кушканны төгәл үтәргә кирәк. Төркемдә эшләгәндә холкыңны тыярга өйрәнәсең. Мин дә фәрештә түгел: туры сүзле кеше. Сәнгать җитәкчесе белән мөнәсәбәтләргә килгәндә, ызгыш-талаш турында уйлаган да юк. Ничек җырларга, биергә кушалар, шуны башкарасың.
 
- Сәнгать җитәкчегез, Айрат Хәмитов, турында нәрсә әйтә аласыз?
- Таләпчән кеше. Айрат Ринатович, халык җырларын, милли хәзинәбезне саклап калырга тырыша. Яңалыкларга да каршы килми. Республикабызда яшәүче бөтен милләт вәкилләренең телләрендә диярлек җырлар башкарабыз. Җитәкчелегебез барысына да аек акыл белән карый. 
 
- Республикабыз дәүләт ансамбльләренә баеп китте. Төркемнәр артистлары арасында көндәшлек бармы?
- Ансамбльләрнең артистлары белән бик яхшы мөнәсәбәтләрдә. Бер үк мәҗлесләрдә, чараларда чыгыш ясыйбыз. Һәрберсенең үз тамашачысы, репертуары, исеме бар. Җырчылар арасында көндәшлек булу яхшы да, бу өстәмә мотивация бирә. Минем җырны ишетеп, башка кеше башкарып караса, йөрәкне “чеметеп” ала, сер түгел. Яхшырак җырлый ала икән, кул чабарга кирәк. Ә безнең ансамбльгә килгәндә, солистлар үзләре репертуар туплый. Җырны сайлап, аны оркестр белән бергә өйрәнәсең. Без бер-беребезнең җырларын урламыйбыз.
 
- Сез татар халык җырларны яратып башкарам, дип әйттегез. Хәзер тамашачыга бу кызыкмы?
- Концертларыбызга яшьләр күп йөри, безгә кушылып җырлап та утыралар. Хәзер халык җырларын үзгәртеп җырлау да киң тарала. Бу, бәлки, кирәктер дә, тик мин халык иҗатын үзләштерү, үзгәртү ягында түгел. Халык җырларын бозарга кирәкми. Аеруча, авторлык хокуклары заманында, элек-электән таныш җырлар тулаем үзгәрә. Без халык җырларының ничек яңгыраганын саклап калырга тиеш. Халык иҗатына моңы, тавышы, сәләте булганнар гына кагыла ала. 
 
- Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чит илләрдә зур концертлар куя иде. Хәзерге вазгыять моңа тәэсир иттеме?
- Җир шарының яртысыннан күбрәген әйләнеп чыктык. Төрле мәдәниятләр белән таныштык, үзебезнең иҗатны күрсәттек. Чит ил кешеләренең иң яраткан җыры – “Ай былбылым”. Испаниядә яшәүче ватандашыбыз җырны ишетеп елап та җибәрде. Дөнья буенча сибелгән татарларыбыз безгә килеп рәхмәт әйтәләр. Хәзер чит илгә чыгу кыенлашты, тик эшебез җитәрлек. 
 
- Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эләгү өчен таләпләр бармы?
- Сайлап алуга килгән көнне үк бөтен артистлар янында җырлыйсың. Бу да үзенә күрә бер сынау. Буй 165 сантиметрдан ким булмау шарт. Йөзең дә чибәр, чәчләр дә озын булырга тиеш. Тырнак һәм чәч буярга ярамый. Әлбәттә, диапазон киң, тавыш матур булырга тиеш. Артистларыбыз үзләрен формада тота. 
 
- Махсус хәрби операция зонасында да чыгыш ясагансыз. Гаиләгез каршы килмәдеме?
- Әти-әниләрем – ватанпәрвәр кешеләр. Мине дә шулай тәрбияләделәр. Хәрби операция зонасына бару мөмкинлеге чыкса, һичшиксез ризалашачакмын, дип үземә сүз бирдем. Әти-әниләрем, туганнарым минем белән горурлана. 
 
- Егетләрнең кәефе ничек анда?
- Иҗатыбыз аша егетләргә көч бирергә тырыштык. Кайберләренең безне күргәч күзләре яшьләнде. Андагы шәһәрләрне үз күзләрем белән күреп кайттым. Мондый афәттән Аллаһ Сакласын. Егетләребез тизрәк Җиңү белән әйләнеп кайтсыннар иде. Аларның күзләре сагышлы, туган якны, гаиләләрен бик сагыналар. 
 
- Шәхси тормышыгыз турында да сөйләп китегез әле.
- Мин кияүдә түгел. Ходай насыйбын бирмәгәндер әле. Үзем дә вакытында бик нык сайландым. Ансамбль эшенә чумып, онытылганмын бераз. Тормышны җайларга иде. Бала табасы да, яраткан хатын буласы да килә. Бөтен әйберне үзем тартып ардым. Тик үземне бәхетле кеше дип саныйм. Әти-әниләрем, якыннарым һәрвакыт янымда. Алар бик әдәпле кешеләр: “Кайчан кияүгә чыгасың инде?” - дигән сораулар белән борчымыйлар. 
 
- Егетләр белән күп очраштыгызмы?
- Яхшы егетләр бар иде. Хатын-кыз бит үзен яратканны күрми. Һаман идеал эзлибез. Хәзер шундый нәтиҗәгә килдем: әгәр ир-ат синең өчен барысын да эшли, ихлас ярата икән, аңа күз салырга кирәк. Үзегезне һәм иптәшегезне хөрмәт итегез.
 
- Хәзер нинди кеше сезнең идеал?
- Үзем дә идеал түгел. Иң мөһиме - сөйгәнем миңа терәк булсын, хыянәт итмәсен. Хыянәтне кичерә алмыйм. Гади, эшчән кешеләрне яратам. Байлык артыннан кумыйм. 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 10.09.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»