|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.09.2023 Язмыш
Янгында пешкән Илфар абый вафатКүптән түгел Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылында янгын чыгуы хакында язган идек. 31 август төнендә Исмәгыйлевлар гаиләсенә кайгы килә. Аларның йортлары, каралты-куралары янып бетә. Малларын да коткара алмыйлар. Йорт хуҗасы Илфар абыйның 70 процент тәне пешә. Гүзәлия апаның салкын тиеп, 2022 елда аягын кискәннәр. Янгын чыккач та, ир хатынын тәрәзәдән тартып алып коткара әле. Тик менә үзе генә аякка баса алмый. Казан хастаханәсендә бүген иртән вафат була.
Без Исмәгыйлевларның ачы хәсрәтен уртаклашабыз. Гүзәлия апага күркәм сабырлык телибез.
Йортсыз калган бу гаиләгә инде тагын зур югалту килде. Ярдәм итәргә теләүчеләр, Инсаф Илфар улы Исмәгыйлев исемендәге карталарга акча күчерә ала. Алар 89518936023 телефон номеррына беркетелгән.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|