|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.09.2023 Фаҗига
Җир тетрәү аркасында һәлак булучылар саны 632 кешегә җиткәнМароккода җир тетрәүдән үлүчеләр саны 632 кеше булды, тагын 329 кеше төрле җәрәхәтләр алды, дип хәбәр итә РИА Новости. Агентлык мәгълүматлары буенча, Эль-Хауз, Марракеш, Уарзазат, Азиляль, Шишауа һәм Тарудант префектуралары һәм провинцияләре халкы сейсмик активлык корбаннары булды.
Җир тетрәүләр патшалыкның берничә зур шәһәрендә, шул исәптән Агадир, Касабланка, Кенитр, Рабат һәм Эс-Сувейрда күзәтелә. Хәзерге вакытта килгән зыян бәяләнә. Җимерекләр урынында махсус хезмәтләр эшли, дип китерә әлеге хәбәрне Татар-информ.
Элегрәк без Марракештан 80 километр ераклыкта 6,9 магнитудалы җир тетрәү булганын хәбәр иткән идек. Беренче тетрәүдән соң тагын берничә - 4,8, 3,4, 3,2 һәм 3,3 магнитуда теркәлгән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|