|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2023 Криминал
Нефтекамада исерек супергерой пәйда булганНефтекамада яшәүче бер егет күңел ачу паркына килүчеләр өчен акробатик тамаша күрсәткән. Спорт киемендәге аек булмаган егет, күзәтү тәгәрмәче кабинкасыннан чыгып, иң биек ноктада төрле пируэтлар башкарган. Аста җыелган халык моны карап торган. Бераздан “үрмәкүч-кеше” җиргә төшкән. Анда аны полиция хезмәткәрләре көтеп торган. Полиция бүлегендә егеткә хулиганлык өчен административ протокол төзегәннәр.
Парк урамында урнашкан күңел ачулар паркы акробатларны үзенә җәлеп итеп тора. Атна-ун көн элек моңа охшаш очрак теркәлгән булган инде – күзәтү тәгәрмәченә менгән егет бер кызга карата җавапсыз мәхәббәте турында кычкырган.
Чыганак, фото: SHOT Telegram-каналы.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|