|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2023 Хәвеф-хәтәр
Югалган туристны үле килеш тапканнарБашкортстанның Белорет районындагы Ялангач тавында югалган туристны эзләү тәмамланды. 43 яшьлек Айрат Янбулатовны Ялангач тавына илтүче иске юл янында үле килеш тапканнар. Вакыйганың сәбәпләрен хокук саклау органнары ачыклый, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә. Исегезгә төшерәбез, 43 яшьлек ир Рус географик җәмгыятенең «Урал барсы» проектында катнашкан. Ул тауга менгән һәм билгеләнгән вакытка өенә кайтмаган. Аның хатыны ашыгыч хезмәтләргә мөрәҗәгать иткән. Озак эзләүләрдән соң ирнең машинасын “Малиновая” базасында тапканнар. Бүген Белорет районына эзләүләрдә катнашыр өчен янгын-коткару вертолеты очкан иде. Эзләүләрдә БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары, волонтерлар һәм кинологлар катнашты.
Мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Чыганак: bashinform.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|