|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.09.2023 Җәмгыять
Яшелчә ашап, сирәк очрый торган чир йоктырганЯшелчә-җимешне юып ашарга кирәклеген белсәк тә, кайсыберләр үз түтәлләрендә үскән яшелчәләрне юып тормыйча да ашый. Әмма үз җиреңдә үскәнне дә яхшылап юарга кирәк, диләр Роспотребнадзор белгечләре. Әлеге киңәшкә колак салу һич артык түгел. Югыйсә, шушы көннәрдә Башкортстанда иерсинеоз дип аталган кискен эчәк инфекциясе йоктыру очрагы ачыкланган. Ведомствоның республика буенча идарәсеннән әйтүенчә, бу чир кешегә пычрак яшелчә аша йоккан.
“Әлеге чир безнең республика территориясе өчен хас. Ул кешегә, гадәттә, азык-төлек аша йога. Иерсиниозлар (эчәк иерсиниозы һәм псевдотуберкулез) – табигатьтә барлыкка килүче, кеше һәм хайваннар өчен уртак авыру”, – диләр Роспотребнадзордан.
Иерсиниоз бактерияләре туфракта, суда, ит, сөт, икмәк продуктларында һәм башка азык-төлектә бик озак саклана ала. Атап әйткәндә, иерсинияләр ачы сөт продуктларында – 3 көнгә кадәр, сөттә – 18 көнгә тиклем, ипи һәм кондитер эшләнмәләрендә – 16-24 көн, җимеш сутларында – 30 көнгә кадәр, ак майда – 145 көнгә тиклем, балык, дөге, бәрәңге һәм иттә – 8-9 атнага кадәр, туңдырмада – 1,5-8 айга тиклем, кайнатылган суда 1 елга кадәр яши ала.
“Иерсинияләр яшь яшелчәләрдә ныграк үрчи һәм озак саклана. Бигрәк тә салат итеп туралып, түбән температурада сакланганнарында бактерияләр тиз үрчи”, – дип аңлата санитар ведомство хезмәткәрләре.
Бу инфекцияне төп таратучылар – тычкан кебек кимерүчеләр: кыр тычканы, җир тычканы һәм башкалар.
Иерсиниоз бактерияләре яшелчә һәм җимешләргә туфрак аша да эләгергә мөмкин.
Шуңа азык-төлек продуктларын саклау шартларын, аларны әзерләү технологияләрен үтәргә кирәк. Суның сыйфатлысын эчәргә, яшелчә-җимешләрне яхшылап юарга һәм яңа әзерләнгән салатларны гына ашарга кирәк. Моннан тыш, әзер азыкларны чи продуктлардан аерым саклау хәерле дип киңәш итә белгечләр.
Фото: фрипик.ком
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|