|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.09.2023 Җәмгыять
Чит илгә бала табарга киткән хатын-кызны үле килеш табалар29 яшьлек Уфада яшәүче хатын-кызны Аргентинада үле килеш табалар. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә. 2022 елның сентябрендә хатын кияүгә чыга. Ире белән бергә илдән китә: башта Грузиягә, ә аннары Төркиягә. Кыз балага узгач, яшьләр бала табу өчен Аргентинага китәргә карар итә.
Бала тапкач, хатын туган иленә кайтырга тели, ләкин моңа ире каршы була. Шул вакытта ир белән хатын арасында еш кына низаглар башлана. Тагын бер конфликттан соң хатын-кыз баласы белән бергә тәрәзәдән егылып төшә. Җирле полиция ир-атның хатыны үлемендә катнашы булырга мөмкин дип фаразлый.
Һәлак булган хатынның туганнары әйтүенчә, ул тормышка гашыйк булган, аның үз-үзен үтерү ихтималы юк диярлек. Соңгы тапкыр кыз якыннары белән 26 августта элемтәгә чыккан. Сөйләшкәндә ул кияүгә чыгуы турында үкенүен әйткән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|