|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.09.2023 Әдәбият
Рашат Низами турында Ләбиб Лерон: "Ут борчасы" дип әйткәнне ярата идеЯзучы, "Матбугат.ру"ның якын дусты Ләбиб ага Лерон кичә вафат булган Рашат Низамиев турында истәлекләре белән уртаклашты. Алар каләмдәшләр генә түгел, бакчадашлар да булган. "Хәлләр шулай, диген... Рашат Низами да үлеп киткән икән... Рашат абый... Ут борчасы (шулай дип әйткәнне ярата иде ул)... Бик елдам, җитез, хәрәкәтчән кеше иде шул... Рашат Мияссәр улы... Шагыйрь, язучы, журналист, мөхәррир... Каләмдәш, бакчадаш... Теләче районы Олы Мишә авылы (элек Саба районына керә иде) тумасы... Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе... Татарстан Язучылар берлегенең Һ.Такташ һәм Ш.Маннур исемендәге әдәби премияләр лауреаты... 1950 елның 1 мартында туган... Соңгы вакытта бик күрешмәдек, җай чыкмадымы шунда, вакыт табылмады – тормыш ыгы-зыгысы үз эченә бөтереп алдымы, әйтә алмыйм... Күрешкән-ниткән чакта, гел каядыр ашыккан чагы булыр иде... Ашыгам, эш күп, малай, дияр иде... Тагы ашыктың инде, Рашат абый... Бу юлы кайталмас якка ашыктың – гел-гел күрешеп булмас якка... Синнән алдарак киткән бакчадашларыбыз Зөлфәт абый, Госман Гомәр, Рафис Гыйззәтуллин, Айрат Садыйк, Нияз Акмал, Фәрит Җәләйләр юл тоткан тарафка – бакыйлыкка... Хуш, Рашат абый!.. Иннә лилләйһи вә иннә иләйһи раҗигун... Догада булыйк!.." - дип яза Ләбиб Лерон.
--- |
Иң күп укылган
|