|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.09.2023 Җәмгыять
Метеорологлар Татарстанда яшәүчеләргә җылы һәм коры сентябрь вәгъдә иттеТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең айлык фаразыннан күренгәнчә, Татарстанда көзнең беренче ае гадәттәгедән корырак һәм җылырак булачак. Бу хакта Татар-информ яза. Синоптикларның мәгълүматлары буенча, сентябрь аенда уртача һава температурасы климатик нормадан бер градуска югарырак булачак. Казанда климатик норма +12,3, республикада +11,9 градус тәшкил итә.
Үз чиратында, явым-төшем күләме климатик нормадан азрак булыр дип фаразлана. Гадәттә, сентябрьдә ТР башкаласында - 50, ә республикада 48 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелә.
Элегрәк Казан федераль университеты галимнәре Татарстанга җылы көннәрнең кайчан әйләнеп кайтачагы хакында сөйләгән иде. Бүген республикада һава температурасы +24 градуска кадәр күтәреләчәк.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|