|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.09.2023 Криминал
Түбән Камада сөйгәнен алтынчы каттан этеп төшергән ир-атны кулга алдылар
Түбән Камада яшәүче ир-ат сөйгәнен үтерүдә шикләнелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә. 28 августта 34 яшьлек ир-ат һәм аның сөйгәне арасында низаг чыккан. Талашкан вакытта ир-ат хатын-кызны 6нчы каттагы фатирның тәрәзә төбеннән этеп төшергән. 36 яшьлек хатын-кыз алган җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән, дип яза Татар-информ.
Хәзерге вакытта фаҗига сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү алып барыла. 34 яшьлек ир-ат сак астына алынган.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|