|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.08.2023 Җәмгыять
Ана кеше баласына операция ясатырга ризалыгын бирмәгәнБурятиядә Республика балалар клиник дәваханәсе табибларына аппендицит диагнозлы тугыз яшьлек малайга операция ясар өчен судка мөрәҗәгать итәргә туры килгән. 28 август кичендә хастаханәгә эче авыртуга һәм югары температурага зарланган малайны алып киләләр. Тикшеренүләр үткәргәч, малайны әнисе белән дәваханәдә калдыралар. Берничә сәгатьтән нәни пациентка кискен аппендицит диагнозы куялар. Бу очракта тиз арада балага операция таләп ителгән. “Баланың хәле начараюга карамастан, ана кеше, аллергиягә сылтанып, улына операция ясауга ризалыкка кул куюдан баш тарткан”, – диелә дәваханә хәбәрендә.
Табибларның операция хәвефсез дип ышандыруларына карамастан, ана кеше ризалыгын бирмәгән. Шул ук төнне малайның хәле тагы да начарайган. Ата-ананың чираттагы “юк” дигән җавабыннан соң хастаханә вәкилләре ашыгыч рәвештә суд аша алардан малайның тормышы мәнфәгатьләрендә операциягә комачауламауны таләп итәргә карар кыла. Суд дәваханә дәгъвасын канәгатьләндерә.
Шулай итеп, диагноз куелган килеш табибларга операция ясарга рөхсәт алуга 20 сәгатьтән артык вакыт таләп ителә. “Кызганычка каршы, бу очракта баланың ата-анасы үзләрен җавапсыз итеп күрсәтте, улларының гомерен хәвеф астына куйды”, – дип сөйләгән дәваханә вәкилләре.
Фото: фрипик.ком
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|