поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
31.08.2023 Җәмгыять

Әбиләр сүзе! Бабайларга ышаныч юк…

Кайдан канга сеңгәндер ул, электән килгән ышануларны юкка чыгарырга теләсәк: «Һи, әбиләр сүзе бит ул», – дип юкка чыгарырга күнеккәнбез. Күрәсең, борынгыдан тормыш тәҗрибәләрен кечкенә оныкларына әбиләр тапшыра торган булгандыр.

Бабайларга ышаныч юк, һәр адымда хәвеф-хәтәр сагалап торган дәверләрдә ир-егетләрнең күбесе бабайлыкка барып та җитәлмәгәндер. Бәлки, матриархат чорыннан ук калгандыр. Ләкин ул булган, бар һәм… Без ниндидер фикерне чүпкә чыгарырга теләсәк, «әбиләр сүзе» дип көлемсерибез.
 
Әбиләр безгә һәрвакыт надан булып тоела. Минеке дә шулай иде. Ул хәтта хәреф тә танымый. Әлифбаны да укый алмаган кортканың нинди белеме булсын?! Ул вакытта уйлый белмисең бит: тоташ дастаннарны яттан сөйләвен, иске китапларны су кебек эчүен бәяләр биеклегең булмый. Шуңа син белгән нәрсәләрне белмәгән, син укыган китапларны укымаган кеше надан булып тоела.
 
Әби: «Авылга кызыллар килгәч, әтине кибетеннән сөйрәп алып чыгып, маңгаена мылтык төзәделәр», – дип сөйләгән чакларында мин кызып-кызып бәхәсләшә торган идем: «Кызыллар әйбәт булган, аклар шулай иткәндер ул, син бутыйсың…» Ә ул аңламый. Укымаган бит инде, күргән генә…
 
Кечкенә вакытны аңлап була инде. Зурайгач та шулай итәбез, менә монысы – феномен. Без рәсми чыганакларга, абруйлы авызларга берсүзсез ышанырга күнеккәнбез. Без әмерне тикшерә белми торган солдатлар шикелле. Әйтик, кемдер: «Фәлән җирдә күпкатлы йорт җимерелде, фәләнчә мәет чыгардылар», – дип сөйли. Үзе күргән аны, үзе чүт үлми калган. Без аңа ышанмыйбыз. Без матбугат чараларының: «Мәетләр юк, каза күрүчеләр саны ачыклана», – дигәне белән һушланабыз.
Бердән, һәр кеше мәгълүматның үзенә җайлырак һәм акылына сыярлык өлешен генә кабул итә. Икенчедән, безнең мәгълүматны анализлый белү сәләте юкка чыккан. Сүз никадәр югарыданрак ишетелә, шулкадәр дөресрәк кебек тоела. Янәшәңдәге иптәшең әйткән сүз – бер төрле, багана башындагы тәлинкәдән яңгыраганы – икенче, ә күктән килгәне – өченче төрле, хәтта Ходай әмере кебек кабул ителә. Өч чыганак бер үк сүз әйткән хәлдә дә. Мондый вазгыятьтә әбиләр сүзенә пачут булмый инде, аларның сүзе чүп арбасыннан төшеп калган чиләк төбе кебегрәк кабул ителә.
 
Көнкүрештә дә шулай. Август урталары җитсә, әни шалтырата торган иде: «Бәрәңге сабагын чабарга кирәк иде, улым…» Нинди бәрәңге сабагы монда! Шуның өчен генә авылга кайтып йөрисеңмени?! Вакыты җиткәч кайтасың да, шатыр-пытыр бәрәңге алып, кунак булып китәсең. Әни борчыла: «Сабаклары да корымаган иде, чермәсә генә ярый инде…» Әбиләр сүзен сөйли. Шулар бит инде: «Бәрәңге алыр алдыннан ким дигәндә атна-ун көн элек сабагын чабарга кирәк», – диючеләр. Шулай итсәң, кабыгы ныгый, бәрәңге череми, яхшы саклана, янәсе. Чересен! Калганы да җитә. Җитмәсә, сатып алабыз. Әни генә һаман әбиләр сүзен сөйләп маташа: «И, балам, Ходай биргәннең кадерен белергә кирәк иде дә…»
Ходай бирде бер елны. Нәкъ шулай итәргә туры килде. Бер ай элек чабып киттем бәрәңге сабагын. Ел яңгырлырак иде. Бөтен күрше-тирәнең баздагы бәрәңгесе череде, капчыклап чыгарып түктеләр. Безнеке селкенеп тә карамады. Гадәттә, салкынчада тотмасаң, июль азакларына иске бәрәңгенең эче чыгып бетә. Ә бу август башына хәтле җитте.
Кайчагында колак салырга кирәк икән. Китап укыган әби әйткән сүз булырга да мөмкин икән.
 
Әбиләрдән калган дәвалау ысуллары бар. Без белмибез аның күбесен, бернинди китапларга кермәгән, онытылып беткән. Кызыксынучылар, шундый эшкә сәләте булганнар бармак белән генә санарлык. Тик аларның да сүзенә колак салмыйбыз. Рәсми медицина бар чөнки, үзебезне шулар хөкеменә тапшырганбыз. Аяк астында әллә күпме үләннәр уралып йөри. Без аларны таптап узабыз, йолкып ыргытабыз, чабып ташлыйбыз. Боларның табигать үзе бүләк иткән дәва икәнен уйлап та карамыйбыз. Күпләре тәмле дә әле аларның: менә дигән ризык, салат, чәй булырлык. Белеп куллансаң, чирнең ни икәнен дә тоймый яшәргә мөмкинсең. Тик без шуларны чүпкә түгәбез дә аптекага барып фәлән сумга тәмсез дарулар сатып алабыз. «Бәясе зур, шифасы юк», – дип зарланабыз соңыннан. Әлбәттә, булмый! Ходай биргәннән баш тартып, бәндә кушканны куллангач, нинди файдасы булсын?!
 
Галимнәр сүзен инкарь итәргә кирәкмидер инде ул. Алар бит лабораторияләрдә күпсанлы тәҗрибәләр үткәрә. Күселәрдә, маймылларда… Шуннан соң, барлык нечкәлекләрен исәпкә алып, бер нәтиҗәгә киләләр. Әбиләр сүзе дә шулай. Ул бит елларга, гасырларга сузылган тәҗрибәләр сөземтәсеннән туган фикер. Тик аларның тәҗрибәсе хайваннарда түгел, ә кешеләрдә сыналган.
 
Кайчагында миңа галимнәрнең төп шөгыле әбиләр сүзен фән кысасына кертүдер кебек тоела. Кайберләрен кертәләр дә бит. Алар фәнни нигезләнгән хакыйкать булып китә. Кайберләрен кертә алмыйлар. Ләкин бу әбиләр сүзенең ялгышлыгын аңлатамы, әллә фән кысаларының, гыйльми карашларның тарлыгынмы? Ашыгып әйтеп булмый. Әбиләрдән сорарга кирәк…
 

Марат КӘБИРОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 31.08.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»