|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.08.2023 Криминал
Суд «Татфондбанк»ның элеккеге җитәкчесе Роберт Мусинны тикшерү изоляторында калдырды
Бүген Татарстан Югары суды «Татфондбанк»ның элеккеге җитәкчесе Роберт Мусинны тикшерү изоляторында тоту вакытын тагын өч айга, 14 декабрьгә кадәр озайтты. Бу хакта «Татар-информ»га судның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Билгеләп үтелгәнчә, «Татфондбанк»ның элеккеге җитәкчесе хастаханәдән тикшерү изоляторына кайткан.
Бүген утырышта Мусинның адвокаты җиңелрәк җәза чарасын сайлауны сорады.
Нәтиҗәдә суд җәза чарасын үзгәрешсез калдырырга карар итте, Мусинның сак астында калу вакытын тагын өч айга, 14 декабрьгә кадәр озайтты.
Кассациядән кайткан шикаятьне карау буенча утырышны 10 октябрьгә кичектерделәр.
Искәртик, Мусин вазифаи вәкаләтләрен арттыру турындагы эш буенча фигурант булып тора. 2021 елның сентябрендә Казанның Вахитов район суды элеккеге банкирны 12 елга рәшәткә артына җибәрде. Тикшерү китерелгән зыянны 50 млрд сум дип бәяләде.
Суд карарына шикаять бирелде. Фикер алышуда прокуратура хөкем карарын үзгәрешсез калдырырга, ә Мусин җәзаны йомшартуны һәм эшне яңадан квалификацияләүне сорады.
Шулай ук Мусин сөйләвенчә, янәсе, ул банкның финанс савыктыру планын эшләгән, ләкин аны гамәлгә ашырырга өлгермәгән, чөнки тикшерү башланган.
--- |
Иң күп укылган
|