поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.08.2023 Язмыш

Аждаһа (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

“Люба ирен чәнчегән, ишеттегезме әле?” -- дигән хәбәрне һич кенә башымнан чыгара алмый йөдәдем шушы көннәрдә. Себердән кайтуыбызга сигез елдан артык вакыт узуга карамастан, бергә эшләгән күп кенә танышларыбыз белән һаман да араларны өзми аралашып, кунакка йөрешеп, бәйрәмнәрдә котлап, хәл-әхвәл сорашып торабыз. Дус-тату яшәгән сейсмапартиянең һәрбер кешесе күз алдыннан тезелеп үтте...

Беренче тапкыр Люба белән, Сургуттан 400 чакрымдагы таулы, ап-ак комлы Рогожники нефть-газ чыганагын эзләүчеләрнең партиясендә, СП-20дә очрашкан идек. Мине анда “Инспектор предрейсового контроля” итеп эшкә билгеләделәр. Барлык танкистларны, тракторист, машина йөртүчеләрне иртән алкотестер белән тикшереп, кан басымнарын, температураларын үлчәп, журналга теркәп озатам һәм кичен кайткач, кабат шундый сынау үткәрми торып, балокларына таралмый иде ир-егетләр. Аның өстенә барлык техникага бирелгән, тотылган ягулыкка көндәлек отчет та миңа йөкләнелгән. Шулар өстенә партия җитәкчесе миңа  тагын бер эш такты. Ашханәдә савыт-саба, идән юучы килеп җитмәгәнлектән, бу эш тә үземә аударылды. Мин бик каршы килми генә ризалаштым. Бер ай күп түгел, түзәрмен, мәйтәм: бераз артык акча кемнең эчен тишкәне бар әле?
    
Тәгәрмәчле вагонда урнашкан ашханәгә килеп керүгә, берәү:
-- Кайсы шакалының бирәне туймаган анда? Барыгыз да тыгынып чыкты бит инде? – дип, дәһшәтле тавыш белән кычкырды һәм кечкенә генә кухня тәрәзәсеннән башын тыкты.
-- Люба, менә ярдәмче алып килдем сиңа, Света килгәнче эшләп торырга ризалык бирде әле ярый... -- диде партия җитәкчесе һәм шул арада бу “давыл”ның җиленнән тизрәк качарга теләгәндәй, ябылып өлгермәгән ишектән чыгып та китте.
    
Хуҗабикә, кухня тәрәзәсенең капкачы чыгып очарлык итеп шапылдатып япты һәм ишегенең биген ачып, биш өстәл, урындыклар тезелеп киткән зал ягына тәгәрәп чыкты. Мин аны тач әкияттәге кабартмага охшатып, елмаеп җибәрдем. Иңе-буе бер булган бу йомыры, түгәрәк, җирән түтәй -- Люба иде.
-- Нинди кызык күргәндер, -- диде “майлы кабартма” мыр-мыр килеп, тәрәзәдәге ике пәрдәне дә бер селтәнүдә чыбыгыннан тартып төшергәч. -- Шуларны юып, үтүкләп эләрсең иң элек... Кабахәтләр, ник шул нәстәләрен болгагандай селкиләрдер ул кетчуп савытын... Күрәсеңме, стенага чаклы чәчтергәннәр? Анысын да юып, чистартып чыгарырсың...
   
Ни исемемне, ни җисемемне сорау юк! Югыйсә, без бары тик 4 хатын-кыз биредә, калганнары ир-егетләр ич! Килгәнемә ике атна гына булуга карамастан, 300 кешелек сейсмапартиядә барысы да нәрсәдер сорашкан булып, сүз кушып минем белән аралашырга теләген белдерде. Бары бер адәм миңа карата битарафлык күрсәтте. Миңа гына түгел, Люба барсына да шундый мөнәсәбәттә икән, мин моны соңрак аңладым. Аның белән сөйләшәсе килү, әңгәмә кору беренче очрашуда ук юкка чыга.
   
Кухня ягына үтеп, күчәрендә әйләнгән глобустай, әле сул якта өстәл астында яткан бәрәңге капчыкларына тибеп, әле уң як  шкафлардагы савыт-сабаларны шалтыратып, ул миңа үземнең вазифаларымны аңлатты.
-- Мин килгәнче бәрәңге, кишер, суган, кәбестәләр чистартып әзерләнгән булсын. Көнгә бер капчык бәрәңге китә. Кишерне менә бу 10 литрлы кәстрүлне тутырып чистартып куй, суган 5 литрлы белән җитәчәк һәм 6 баш кәбестә... Мин иртәнге сәгать 3тә киләм, шуңа кадәр эшеңне бетереп, төнлә профильдән кайткан 47 термосны юып, корытып әзерләп куй да, сыз моннан. Күтне-күткә ышкып торырлык булмасын; син миңа мишәйтләмә, мин сиңа комачауламыйм. Нәрсә бәбәгеңне тасырайтып торасың, бар селкен тизрәк!.. Әбиеңә утырмага килмәгәнсеңдер бит... -- диде ул, миңа тиз генә сынаулы, утлы карашын ташлап.
    
Гомеремдә дә мондый усал, коточкыч сүгенә торган кешене күргәнем юк иде. Хәтта тугыз ел гомерем узган, авыр базар елларында да бу кадәр катлаулы, катлы-катлы сөйләм ишетмәдем! Аның бер генә сүзен дә ни әдәбият китабында, ни литература дәреслегендә очратканым булмады. Бандитлар төркеменнән килеп кушылгандай кабахәт телле, кайда күкрәге тәмамланып, кайдан корсагы башлануы да аңлашылмаган бу майлы “пәрәмәч” белән беркайчан да дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турында хыялланып та карамаячагым Себернең ак төннәредәй ачык һәм якты иде.
   
Аның өстенә, ул исәнләшә белми: беркайчан сәламгә җавап кайтармый, хәл-әхвәл сорашканга битараф. Иң ачуым чыкканы, җенем кабарганы шул! Баштарак мин аны чукрак дип уйладым. Әмма ләкин ишектән әкерен генә кереп, аяк очында кухняга якынлашуга, күкеле сәгатьнең кошыдай, пүлт итеп тәрәзәдән циркуль белән сызгандай йоп-йомыры, кып-кызыл табак бите күренә. Ул ишетми генә түгел, аның колак урынында көчле локаторлар урнашкан...
   
Любадан партия эшчеләре генә түгел, ИТР җитәкчеләренә кадәр шүрләгәненә аптырый идем. Ул үзен -- Ашау-эчү Алиһәсе дип уйлый икән ич! Тамакның, кем генә булуыңа карамастан, кешене буйсындыра алуына инандым. Аның өстенә, зур вагон склад-кибеткә дә ул хуҗа! Партия җитәкчесенең ярдәмчесе аны контрольдә тотарга тиешле югыйсә; ә ул аның кемлеген белепме, ясаган табышларыннан өлеш чыккангамы, беркайчан каршы әйткәнен ишеткәнем булмады. Киресенчә, зурлап-хөрмәтләп: “Любовь Андреевна,  сезнең заказлар әзерме, мин ике сәгатьтән Сургутка кузгалам, чибәрем?!” -- дип, борчалануына аптырап кала идем. Барлык спецовкалар, кием-салым, азык-төлек аның аша үтә. Бер кулында аш, бер кулында таш иде Любаның. Каршы әйтсәң, яки канәгатьсезлек белдертсәң, ашыңны башыңа капларга да күп сорамый. Складтан ашау-эчү алганда: “Срогы чыккан ич бу тушенканың...” -- дип әйткәнеңә,  сезон дәвамында үчен алачак. Йөгереп кенә барып алырга да урын юк. Иң якын поселок биредән 250-300 чакрым ераклыкта.
   
Әгәр тормыш иптәшем вакыт табып, минем хәлне белешергә керә икән, түгәрәк гәүдәсе нәкъ үзе кыздырып, яндырып пешерә торган чебурегедай озынаеп, муены чагарга әзерләнгән еландай сузылып, бөтен гәүдәсе ысылдый:
-- Әбисссссенең җәймәсссссен кыздырып көтеп торалар диярссссең, шул нәсссстәмә көнгә 17 тапкыр кереп, эш бүлеп йөридер... -- дип, әллә кайчан мәрхүм булган кадерле әбекәйләргә дә тия иде аның шаукымы.
   
Ашханә белән ашханәнең дә аермасы зур шул. Без ике эшче монда. Йокы юк дияргә булла: профильдән төнге 11дә кайталар, иртәнге 6да чыгып китәләр. 3тән торып, әбәт әзерләп, эшкә китүчеләргә термосларга кайнар азык тутырырга кирәк. Ашарга пешерү өчен кулланылган барлык пычрак савыт-саба артыннан кайчак ике метрга якын сыным да күренмәс була. 40, 50, 60 литрлы кәстрүлләрне, үзем кереп утырырдай табаларны, духовка листларын пемолюкс, ферри салып, тимер щетка белән ышкып юа-юа, бер атна эчендә бармакларның ике кат тиресе уелып төште.
    
Партия җитәкчесенең ярдәмчесенә кереп перчатка сорагач, ул миңа аптырап карап торды һәм:
-- Ә ник миннән сорыйсың аны, Любадан сора! Өченче көн  генә 6 упаковка, 48 пар перчатка алып кайттым ич! Складта өелеп яталар... – диде, коры гына.
    
Исем-акылым китте. Ачуым, сейсмикларның шартлатуыннан торып чыккан, кыш уянган тайга аюның тиреседәй кабарды. Контора баскычыннан очып төштем дә, атылып столовыйга кергәч, тавышны күтәреп:
-- Иван Федорович 48 пар перчатканың яртысын миңа бирергә кушты... -- дидем.
-- Мәәәә соң, менә боларны киеп тор пока, -- диде ул, каяндыр астан, киелгәннәрне тартып алып, әллә ни исе китмичә. -- Аяк ите ашап, күт катырып, тирләгән арка белән ниндидер перчатка өчен складны ачып йөри алмыйм инде. Продукциягә баргач, алып килермен...
    
Шуның белән, вәссәлам! Өч көн узды. Онытылды теге перчаткалар. Тормыш иптәшем Сургутка, техникага запас частьлар алырга еш йөргәнлектән, аңа кушып җибәрдем дә, рәхәтләнеп кулландым. Күрде ич югыйсә, минем яхшы, яңа, калын резиновый перчаткалар кигәнемне -- ләм-мим: кем, каян, ничек, кайчан? Бернинди сорау юк, аптырау юк.
    
Мин айдан артык Любаның кубызына биедем, Света тәки килеп җитәлмәде. Килмәячәк тә ул! Мин моның җавабын озак эзләмәдем: “кабартма” аның миен черетеп, узган сезонда 7 ай буена вулкан кратеренда басып торгандай кайнаткан чөнки. Шундый “дошман” янына кабат килеп басарга нинди кыюлык, батырлык кирәк. Мәсхәрәле сүзләреннән, нахакка гаепләүләреннән туеп килмәгән ул. Мин үзем теләп муеныма элмәк элгәнемне аңласам да, бәргәләнергә соң иде инде. Тыныч булырга, каршы эндәшмәскә, бар нәрсәгә битараф калып, 7 ай түзәргә тырыштым...
    
Беркөнне эш урыныма килсәм, алты рәтле озын киштәләргә юып, тезеп киткән барлык кәстрүлләремә, табак-савыт, табаларыма пемолюкс бөркеп чыккан. Кичтән соңга кадәр, мәңге төбенең нинди төстә булуы күренмәгән кәстрүлләрен, кап-кара булып каткан пычрактан чистарттым. Шул ошамаган күрәсең! Чисталыкны бик яраткач, мә тагын ышкыла! Махсус эшләгәнен белеп торам. Ачуланышасы килми. Кемгә зарланасың, кемгә әләклисең ул кабахәтне? Барыбер мине булдыксыз, эш рәтен белми торган адәм заты итеп сөйлиячәк.  Начар юган, пычрак калдырган дип шапырыначак! Ул биредә 6 ел эшли, ә мин бер ай. Кемгә ышаналар? Әлбәттә, аңа! Ничек түзеп, эндәшми калганмындыр ул вакытта?! Берәү булса муенсыз башына 60 литрлы алюмин кәстрүлне кидереп, бөтен база җыелып килерлек итеп кычкыртып, төбен бәрәңге тукмагы белән төяр иде..
   
Терсәгемә чаклы менгән резин перчаткаларымны киеп алдым да, бөтен көчемә акырып, такмаклап җырлап җибәрдем:
Себер җибәргәннәр элек,
Җәза салып халыкка.
Ә мин килдем үзем теләп,
Ятам хәзер сазлыкта...
    
Юып, чайкатып, эшне бетергәнче җырладым. Бер җырны бетерәм генә, икенчесенең сүзләре искә төшә, тотынам аны сузарга. Тирләп-пештем, ардым, тамак карлыкты, сусадым, әмма ләкин ачу басылды, бераз тынычланып калдым. Шунда әбекәй белән бабакай өйрәткән догалар искә төште. Әкерен генә Әлхәм, Раббәнә, Кулһуаллаһны укырга тотындым. Любага яхшы теләкләрдәмен: аның аз гына булса да кеше кыяфәтенә кереп, үзенә бераз гына итәгатьлелек иңүен, яхшы якка үзгәрүен теләдем...
  
Аждаһа белән очрашмас өчен, ул ял иткән арада, бөтен эшемне бетереп куям да, тизрәк конторага барып, төп эшемә тотынам. Ул моны аңлагач, миңа “сөйкемле, мәхәббәтле” сүзләр тезеп, хатлар язып калдыра башлады: “Кулыңа ботак үсмәгәндер бит, ник анаңның базыннан алгандай туныйсың ул бәрәңгеләрне? Кичке ашка 30 литрлы кәстрүлне тутырып, чистартып куй! Чүбе, калдыгы зәңгәр чиләктән бүселеп чыгып торса, Иван Федорович бугазыңны кимерер! Болай да 8 капчык бәрәңге җитенкерәмәде бу айда. Ирең дә, үзең дә ашханәгә йөрмисез, складтан продукция алмыйсыз: нәрсә белән, ничек тукланганыгызны тикшермичә булмас, пожалуй...”
   
Кухняда эшләсәм дә, беркайчан биредә ашамадым. Беренчедән, бу аждаһаның миңа хәтта компот эчәргә дә тәкъдим иткәне булмады, икенчедән, аны күрүгә, ашарга теләк тә, аппетит та юкка чыга. Продукцияне ирем Сургуттан алып кайта һәм мин мультиваркада ашарга рәхәтләнеп өйдә әзерли идем.
    
Әллә миннән җавап хатлары булмаганга, әллә конторада утыруымнан бераз өркеп, ул миңа бәйләнүен киметте. Эндәшмәвем, тавышланмавым, бар нәрсәгә дә битарафлык  күрсәтүем Любаның канын кайнатты. Барсының да минем белән аралашуына да ачуы котырды. “Эш яратуымны” аңлап алган партия җитәкчесе миннән “Аптекарь” да ясады әле. Махсус белемле фельдшер алсаң, аңа акча түләргә кирәк ич, ә монда “пачти” фармацевт утыра. Алкотестеры бар, тонометры, градуснигы кулында, укол ясый белә... “Таблетка гына тарата  алырсың инде...” -- диде ул миңа, ике зур сумка дарулар тоттырып. “Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз диләр, ә мин хатын-кыз ич! Икенчедән, белемем булмаган килеш, тотыналмыйм мин андый җаваплы эшкә”, -- дим. Күпме генә карышсам да, үз уеннан кайтмады шеф. Шунлыктан, башлары авыртса да, эчләре китсә дә, йөткереп йөдәсәләр дә, аяклары, билләре сызласа да, миңа йөгереп киләләр. Бу -- Любаның кулына нык сукты. Миңа барысы хөрмәтләп, зурлап дәшә, ә “кабартмага” бу ошамый. Аңа вампир сыман кан эчәргә, һәрдаим кемдер кирәк!
    
Миңа ачуы шулкадәр зур булган ки, кеше дошманын да бу кадәр җәзага тартмас, мыскыл итмәс иде. Бик яхшы кәеф белән  конторадан килеп керүгә, кухня идәнендә күлләвек ясап, аркылы яткан бәрәңге капчыгын күреп, әгъзаларымның барлык җайланмалары берьюлы эшләүдән туктады. Минус 56 градус салкын булган атнада өшегән бәрәңге иде ул! Аларның Иван Федорович белән сөйләнеп торганы колагыма кереп калды чөнки. Шеф, складка ике җылыткыч куймавы өчен, бик нык тиргәде аны ул көнне. “Теләсә-нәрсә эшләт, теләсә-кемгә ашат, мин списать итмәячәкмен ул 7 капчыкны”, -- дигәнен аермачык ишеттем. Һәрвакыттагыча, миңа төште тегенең җавапсызлыгы! Әрчедем мин ул өшегән, шакылдап каткан бәрәңгеләрне. Җылымса суга салып тышын бераз йомшартам да, кабыгын туныйм. Әрчегәннәре суга салгач кып-кызыл төскә керә һәм бозы эреп, чыгып бетмәгәнлектән бер-беренә ябышып берегә бара. “Ничек оялмыйча туйдырырга җыена икән бу әкәм-төкәм, 16шар сәгать урамда интегеп эшләгән кешеләрне өшегән бәрәңге боламыгы белән?” -- дип, үзем егетләрне жәллим.
 
Атна буе шулай җафаландым. Бармаклар кайнар суга тыгылсам да, салкыннан да әрни башлады. Төннәрен кул чукларымның сызлавына чыдый алмыйча, ышкып утырам. Ирләр нәрсә ашасалар да, аптырадылар: “Любаня, әллә тоз урынына ялгыш шикәр комы саласың инде?” -- дип кенә сөйләнделәр дә, оныттылар.
 
Ә минем кул бармаклары нәрсәгә кагылсам да, берни тоймый. Карандашмы, ипиме, кәстрүл, тәлинкәләрме аермасы юк -- барысы да бер материалдан ясалган сыман. Тәнемә тотынам, ул да шулай. Шунда гына аңладым ялгышымны -- миңа бөтенләй кагыласы калмаган ул бәрәңгегә. Партия җитәкчесе белән без яхшы мөнәсәбәттә идеек, аңа барып хәлне аңлатасы калган. Иван Федоровичка да төшәр иде теге тукмакның бер башы. Аларның кыек эшләрен яшереп калдырып мин үземә чир алдым.
    
Сургутка барып неврологка күренгәч, миңа шок булды. “Сезнең бармакларыгыздагы нервларга салкын тигән, бүтән беркайчан да элеккеге хәленә кайтмаячак. Эшегезне алыштырырга кирәк, башканы эзләгез! Әз генә туңу да сезнең өчен начар булып бетәргә мөмкин”, -- дип, бөтен тормышымны үзгәртергә кушып, диагноз куйды. Таблеткалар, уколлар алып, кичекмәстән дәвалана башларга кушты.
    
Минем интегүләремне иремнән башка кеше күрмәде, әлбәттә. Ул шеф белән сөйләшеп, мине башка кухняга якын да җибәрмәячәген әйтсә дә, тегеңә минем кебек “трансформер”  бик кадерле эшче иде һәм ул минем кебек җүләрне башка таба алмаячагын аңлап: “Өч ай вакыт калды, бераз түзсен инде. Сезон уртасында каян алыйм кеше? Бераз премияләр язармын...” -- дип, сүзне кыска тотты. 
   
Кабат шул ук казанда кайный башладым. Мин инде анык беләм: Җир күчәре әйләнүен үзгәртергә мөмкин, ә Люба беркайчан үзгәрми торган ике аяклы хайвани зат булып калачак.
   
Озак уйлагандырмы, юкмы бу сынауны: иртән эшкә килсәм, бер капчык кишер чистартырга кушып, “хәтәр матур” эчтәлекле хат калдырган. Ул кишер түгел иде, ә кибүеннән, озак ятудан чуаланып, капчык бавына әйләнгән карандаш калынлык “отхуд” иде! Аны мин түгел, хәтта теге үги кыз Марфушка да чистарта алмас иде, мөгаен. Мин эшсезлектән интегеп, юкны бушка аударып, конторада утырам икән! Мә, менә эш сиңа...
   
Шундук борылдым да, конторага киттем. Иван Федоровичны хәйран калдырып:
-- Әйдәгез минем белән, бу бик мөһим һәм секундка да кичектергесез мәсьәлә... Яисә мин иртәгәдән кухняда эшләмәячәкмен, башка исәр табарсыз, -- дидем, тыныч булырга тырышып.
-- Җир убылдымы әллә, ник шулкадәр ашыгасыз? -- ди, чак-чак минем арттан өлгереп.
-- Бу нәрсә?! -- мәйтәм, кишер капчыгын бер селтәнүдә алдына аударып.
    
Ул башта сүзсез калды. Озак кына эндәшми торганнан соң:
-- Валера ялгыш керткәндер аны, бу бит былтыргы, исәптән чыгарылган, списанный капчыклар.
-- Ә биредә алай язылмаган, чистартып пылауга әзерләп куярга кушылган, -- дим, аңа Любаның хатын тоттырып.
    
Ул башта күзлеген киеп, күз йөртеп чыкты, соңыннан салып,  нәрсәдер аңларга тырышып, кабагын шарайтып карап торды да:
-- Мин ачыклармын моны... -- диде, кызу-кызу ишеккә юнәлеп.
    
Ике минуттан Валера бер зур сетка, чип-чиста итеп юылып тутырылган, беләк буе кишерләр кертеп атты.
-- Аңламадым, Любаня иртән-иртүк бу капчыкка тиясе булма дип акырган иде, әле Иван Федорович срочно сиңа кертеп бирергә кушты, -- дип, былтыргысын, сүгенә-сүгенә кире алып чыгып китте -- “шнырь”...
    
Любага үзенең сөйләмендәге кебек сүзләр белән аңлаткандырмы шеф, анысы миңа мөһим түгел, ләкин “пончик” матур эчтәлекле хатлар язудан туктады. Ул хәтта баштарак күңелсезләнеп, тыныч кына, кәефсез йөрде. Бу тынлык давыл алдыннан булачак куркыныч ураганны хәтерләтте. Ниндидер астыртын хайванлык кылырга әзерләнүе көн кебек ачык иде.
-- Син алдыңмы менә бу тартмадагы 2000 сумны? -- дип каршылады ул мине беркөнне, инде әллә кайчан көндезге йокысына иңәргә тиеш булса да, кайтып китми, махсус көтеп алып.
    
Мин дәшми генә, урыныма барып бастым да, савыт-сабаларымны юарга тотындым.
-- Син миңа әллә кем булып, артыңны куйма, тирес бит... Килүемә акча урынында булмаса, бөтен база беләчәк, бур икәнеңне, -- диде ул, төкерегенә тыгылып кычкыра-кычкыра, чөгендердәй кып-кызыл булып.
    
Базадагы үзебезнең эшчеләр барысы да “+”кә ашый, ай азагында ул плүсләрне кушып акчага әйләндерәләр һәм һәрбер кешенең хезмәт хакыннан тотып калалар. Күбесе моны контрольдә тотмый, ашарга килмәгән очракта да “+” ала. Кайберләре үзенең блокнотына билгеләп бара һәм Люба белән уртак тел табалмый, һәрдаим ай азагында ашханәдә шундый тавыш күтәрелә ки... йоклаган аюлар уянып чыга хәтта. Барыбер “кабартма” җиңүче булып кала. Аның өстенә --   складтан алган продуктлар кушыла. 4 сгущёнка алган булса, ул -- 6га әйләнә, 5 тушенкаң -- 8 була. Ир-егетләр беркайчан да, берничек тә моны дәлилләп ятмыйлар, чөнки “сугыш кырына” керәселәре килми. Кергәннәр барыбер минага эләгеп шартлый, яисә җәзага тартыла. Менә шушы “+” тамгаларының артыгы, соңрак аждаһаның кесәсен калынайтып, аның чепи күзе кәсагә әйләнерлек табыш китерә.
    
Чиста акча безнең база аркылы үтеп-сүтеп йөрүчеләрдән генә килә -- ягулык ташучы шоферлар, комиссия әгъзалары,  хантлар, мансилар кыштырдавык акчага ашап чыга. Безнең хезмәт хакы картага күчә, шунлыктан кайберәүләр сезон буена акча күрми. Менә шул кергән чиста акчасын ул бер тартмага җыя бара да, кабат кесәсенә шудырта. Шул акчаны таптыра ул миннән. Югыйсә, беркайчан калдырып йөргәне юк ич инде! Тиеннәренә кадәр җыеп тутыра. Бу алым миңа кара ягар өчен икәнен шундук аңладым, шуңа күрә әлләни кәефсезләнеп тә кабул итмәдем шапырынуын. Мәңге кешенекенә тигәнем булмады. Вөҗдан газабы аны интектерсен, мине түгел!
    
Ни сәбәпледер, кичке аштан соң эшемә килсәм, ул юк, хәтта хат та юк! Аптыраудан ни уйларга да белмәдем. Ә кая “разбурка”?! Кая минем кулга богау кидереп алып китәргә тиешле Иван Федорович? Искитмәле хәл! Күрәсең, складка киткән, файдалырак этлек эшләргә...
    
Конторага барып керүгә, бар да Любаның билсез калып чирләп китүен сөйли. Кухнядан ике егет күтәреп диярлек, балогына чыгарып ташлаганнар. Улап ятканы урамга ишетелә дип көләләр. Миңа калса, аны бер генә кеше дә жәлләп үрсәләнмәде, хәсрәткә күмелеп, йөзләре үзгәрүен күрмәдем. Шулай булырга тиешле вакыйга сыман кабул иттеләр. Бары тик, аның майлы кабартмасына кызыгып, үз вагонын ташлап чыгып, ит бүкәне белән чөкердәшеп яши башлаган; үзеннән 12 яшькә кече – “егете” Вася гына, күтенә скипидар эләккәндәй, ашыгыч ярдәм күрсәтергә теләп йөгереп йөрде. Ахырда үз “Волга”сына төяп, Лянтор сырхауханәсенә алып китте.
    
Икенче көн мине аптырашта калдырып иңде. Ир-егетләрне тикшереп эшкә озатып ятканда, конторага ыңгырашып, сызланып Люба тәгәрәп килеп керде.
-- Исәнмесез, хәлләр ничек? -- диде ул барысын да шаккатырып.
-- Рәхмәт, бик яхшы! Үзегезнең сәламәтлекләр ничек? – дидем, карашымны аңа күчереп.
-- Менә бу даруларны кадатырга иде сссин, сссездән...
-- Мин фельдшер түгел ич, үзегез беләсез... Хакым да юк андый дәвалау белән шөгыльләнергә!
-- Ирләргә кададың... дыгыз бит...
    
Мин аның сытык йөзен күреп, жәлләп куйдым. Гиппократ антын бирмәсәм дә, авыр хәлгә калып, ярдәм сораганнарны узып китәлми торган гадәтем бар. Әйе, сезон буе, билсез, аяксыз калып яткан ир-егетләргә уколлар кадарга туры килде килүен. Бу бит бөтенләй башка очрак! Кичә генә бу хайвани зат мине бурлыкта гаепләп, оятка калдырып, җазага тартырга исәпләде ич! Ник бүген акча таптырып, очып кунмас булган? Аллаһы Тәгалә аны үзе җавапка тарткан чөнки. Миңа аннан үч алырга кирәк түгел, ярдәмем кирәк!
-- Ярый, мин хәзер эшемне тәмамлыйм да, килермен сезнең балокка, барыгыз кайтып ятып торыгыз, -- дигәнемә каршы, ул:
-- Рәхмәт бик зур, -- дип, кире тәгәрәде.
    
Бу хәлләр глобаль масштабтагы үзгәрешләргә китерде. Ун көн буе көнгә өч тапкыр уколлар алган Люба тиз аякка басты. Дәвалануының файдасын күрепме, башка ярдәм сорап килерлек кеше табалмавына куркыпмы, миңа карата үзгәрде ул. Компот салып, кырына чебуреген өеп куя. Ни генә пешерсә дә, аерым савытка тутырып, пакетка сала һәм:
-- Моны өеңә алып кайт, пешерергә вакытың булмаганда капкаларсыз... -- дип, бөтенләй аптырашта калдырган вакытларында, “бу синме соң, юкмы” дип, кычкырып җибәрәсем килә иде. Ул үпкәләмәслек итеп, “общепит” ашларын ашказаны бик “хөрмәт” итеп бетерми дип, аның азыкларыннан баш тарттым.
    
Минем белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен бик нык көч куя башлавы косасыны китерә иде кайвакыт. Биш ай буена ясаган циркларыннан соң, барсын да оныттырасы килүе, киресенчә ачуны кабартты гына. Мине ике чебурек белән бер стакан компотка сатып алырга маташуы көн кебек ачык ич! Хәл-әхвәл сорашып, гаиләм белән, балалар белән кызыксынган булып, мине сөйләндерергә тырышуы да бары тик ясалма иде аның.
-- Васяның гаиләсе бар ич, ике баласы... сезнең дә өч балагыз,  ирегез бар. Бер дә яхшы түгел инде, Люба, бу хәлләр... -- дим, үземнең өстенлегемнән файдаланып һәм тегенең ачуын китерәсем килеп.
-- Анысы безнең эш! -- диде ул, кәстрүл капкачын кинәт шалт итеп ябып һәм тавышын күтәреп акырырга җыенган җиреннән, көчкә үзен тотып калды да:
-- Мин богаулап тотмыйм ич аны... Үзе кереп йөрде, беренче көннән үк. Хатыны белән дә мөнәсәбәтләре бик киеренке. Минеке инде 7 ел икенче гаилә белән яши. Так шту мы квиты! – диде.
    
Шул вакытта ул, кызып китеп, Васяны беркайчан беркемгә дә  бирмәячәген, әгәр аларның бәхетенә берәрсе комачауласа, бар дөньядан үч алачагын сөйләгәндә, кулындагы ит чаба торган, ярты метрлы калын пычагын селтәп-селтәп, миңа якынлашканы күз алдымнан үтте. Бу адәмнең искиткеч куркыныч булуын аңлап, колагыма киртеп куйган идем һәм беркайчан да бу темага кагылмадым. Гомумән, безнең аралашу бары тик кухняга кагылышлы темага гына торып калды.
   
Без аның белән әле тагын ике сезон бергә эшләдек. Ләкин, мин инде конторада “Инженер по охране труда” булып,  ә ул үз кухнясында...
 
Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА.
Тукай районы,
Комсомолец поселогы.
Фото: пиксабай
 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 28.08.2023
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»