|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.08.2023 Җәмгыять
«Бәллүр кеше» диагнозы белән яшәүче Лилия Тимергалиева яңа фатирлы булган (ВИДЕО)«Ярдәм» мәчетенең тернәкләндерү үзәге җитәкчесе урынбасары, «Бәллүр кеше» диагнозы белән яшәүче Лилия Тимергалиева (Сәлахетдинова) зур сөенече белән уртаклашты. Социаль челтәрдә ул үзенең яңа фатирында тәүге мәртәбә азан әйтүләре турында хәбәр итеп, матур видео белән бүлешә. Хәҗерләсәгез, моннан 3 еллап элек "Матбугат.ру"да Беренче канал алып баручысы Александр Гордонның эфир вакытында Лилия Сәлахетдинова гаиләсенә фатир бирүен сораганы турында язган идек. Ул вакытта Беренче каналда Лилия Сәлахетдинова һәм аның ире Ришат Тимергалиев катнашында "Мужское/Женское" тапшыруы эфирга чыкты. Берничә гаилә Мәскәүгә барып, инвалид хатын-кызлар белән яшәгән сәламәт ир-атлар тормышы турында видеотапшыру эзерләгән. "Бу минем хыялым иде", - дип уртаклаша шагыйрә. Лилия белән Ришат Тимергалиевлар фатир проблемасы турында сөйләделәр. Яшәр урыннары булмавын, һәркайсы үзләренең әти-әнисендә "прописка"да булуын әйттеләр. Моны ишеткән тапшыруның алып баручысы Александр Гордон Беренче канал аша бу гаиләгә фатир сорап мөрәҗәгать итте.
--- |
Иң күп укылган
|