поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.08.2023 Җәмгыять

Татарстанда бер авылда 22 игезәк туган

Апас районының Карамасар авылы – үзенчәлекле авыл. Тырыш, кунакчыл халкы, саф сулы чишмәләрнең күплеге белән дан тота ул. Карамасар – игезәкләр авылы, дип юкка гына әйтмиләр. Саф һавалы, татлы сулы, уңдырышлы туфраклы җирдә яшәеш тамырлары да ныграк һәм тармаклырак була, күрәсең.

Бүгенге көндә исән-сау булган, тамырлары шушы авылдан чыккан 23 пар игезәк яши. Аларның иң өлкәненә – 71 яшь. Иң кечкенәләренә – 2 яшь иде. Күптән түгел Булатовлар гаиләсенә бәхет бүләк итеп игезәк бәләкәчләр – оныклар дөньяга аваз салган.
 
Күптән түгел Карамасарның мәдәният хезмәткәрләре игезәкләрне барлап, туган авылларына кунакка чакырды. Алар төрлесе-төрле яшьтә, авылдан таралып, төрле җирләрдә яшиләр. Ләкин Карамасар үзенә тартып, очрашу, аралашу урыны булып тора. “Авылым игезәкләре – авылым бизәкләре” игезәкләр парады игезәкләрне, авылдашларны бер мәйданга җыйды. Карамасарның балалары, оныклары, оныкчыклары бик теләп килде бәйрәмгә, җылы итеп аралашты, эчтәлекле мәдәни чара карады, кушылып җырлады, биеде. 
 
- Ел саен авыл бәйрәмнәре уздырырга тырышабыз. Бәйрәмнәрне авылның бер үзенчәлегенә багышлыйбыз. Быелгысын игезәкләребезгә багышларга уйладык. Чараны уздыруның төп максаты – авылның үзенчәлеген күрсәтү, карамасарлыларны берләштерү, авылның читтә яшәүче балаларын җыю, очраштыру, игезәкләргә игътибар күрсәтү, - ди китапханәче Альбина Нигъмәтҗанова.
Иң олы игезәкләр 1952 елда туган. Шиһабетдин белән Гафифә Шәрәфетдиновлардан туган игезәкләр - Асия һәм Сания апаларга тиздән 71 яшь тулачак. Бүгенге көндә Асия апа Карамасарда көн күрә, Сания апа Луганск өлкәсендә гомер итә. 
- Еракта булса да, бер карында яткан якын туганың барын белү бик рәхәт. Ул авырый башласа, мин сизәм, ул кайгырса, мин дә кайгырам. Шатлыгыбыз да, борчуыбыз да уртак. Телефоннан еш аралашып торабыз. Үскәндә гел икәү булдык. Киемебезнең бер чәчәге генә башка төрле булса да сизә идек, - ди игезәк сыңары Асия апа Бәширова. 
 
Карамасарда йорт саен ук булмаса да, ике-өч йортка бер игезәк бала туган. Әле кайбер нәселдә берничә пар игезәк туган очраклар да бар. Сибгатуллиннар гаиләсендә исә өч пар игезәк дөньяга килгән. Нәселләрендә олы игезәкләр – Исмәгыйль абый һәм Сания апаның кызы Рәмзия апа да берьюлы ике бәхет төенчеген кулына алган. Илназ белән Гөлназ бүген инде үзләре дә зурлар. Рәүф абый белән Гөлгенә апаның балалары Гүзәл Гыйлаҗева һәм Рамил Сибгатуллиннарның гаиләләрендә ике пар игезәк балалар тәрбияләнә. Раилә һәм Рамилә, Әмир һәм Самир бар яктан да сәләтле булып үсеп килә. Гаилә балаларын тырышлыкка өйрәтә, хезмәт белән тәрбияли.
 
Авыл батыр уллары белән дә горурлана ала. Әле күптән түгел генә игезәк егетләр Ринат һәм Булат Сәмигуловлар хәрби бурычларын үтәп кайткан. 
- Кая булсак та, без бер-беребезгә терәк. Бу армиядә дә сизелде. Үскәндә кыйнашулар да, әрләшүләр дә булды – балачак шуклыгы инде. Безне күз төсебезгә карап аералар иде. Беребез – зәңгәр, икенчебез – көрән күзле. Бер төрле балалар бакчасында, мәктәптә генә киенеп йөрдек. Ә башка вакытта бер төрле булырга яратмыйбыз, - диләр егетләр.
 
Гыйбадуллин Фидаил һәм Наҗия апалар гаиләсендә туган Сәрия һәм Сәвия, киресенчә, бер төрле киенергә яраткан. Алар бәйрәмгә дә, балачактагыдай, пардан киенеп килгәннәр иде. Яшьтән үк матур җырлары белән авыл сәхнәләрендә чыгыш ясаган кызлар, җырлы бүләк тә әзерләгән. Икесе дә Кайбыч районы Мөрәле егетләрен пар итеп сайлаган. Инде 30 елга якын бер-берсенә иң якын терәк, киңәшче һәм сердәш булып бер авылда яшиләр. 
- Гаиләдә 5 бала үстек. Без икенче һәм өченче булып туганбыз. Хәзер дә аралашып, дус-тату гомер итәбез. Икәү булгач, кыен хәлдә калмадык, гел яклый, булыша идек. Мәктәптә дә танымыйлар иде. Белмәгән фәнне бер-беребез өчен дә сөйләдек. Ирләребез дә бутый иде безне, каенаналар да аермый иде. “Мин бит анысы түгел”, - дип елмая идек. Туган авылны онытмыйбыз, гел кайтып йөрергә тырышабыз, - диләр Сәвия белән Сәрия. 
 
Ике бала туса, икеләтә бәхет, ә өч бала туса – өчләтә бәхет, диләр. Карамасарда өчләтә бәхетне кичерүче гаиләләр дә бар. Моннан 22 ел элек, Яңа елның яңа таңы әлеге мул бәхетне Өметбаевлар гаиләсенә бүләк итә. Рәшит абый һәм Фәридә апа гаиләсе ике уллары янына берьюлы 3 бала – Альберт һәм Альфред исемле ике егет, һәм Алия исемле гүзәл кыз алып кайта. Үзләре чая, үзләре ягымлы, акыллы егетләр һәм кыз белән бәйрәмдә очрашу насыйп булды. 
- Кечкенәдән бергә үстек, Алия дә гел безнең белән булды. Безнең янда машина белән уйнап, туп тибеп үсте ул. Әти белән әнинең дә аермаган чаклары әле дә бар. Дәресләрдә дә бер-беребезгә начар билге алдырмадык. Гәүдәдә азрак аерма бар. Беребез буйга кечкенәрәк. Ләкин аны үзебез генә сизәбез, - диләр егетләр. 
 
Игезәкләр бүген Казанда яши. Авыл – аларның очрашу урыны. Еетләр үзләренең тиң ярларын табып тормыш корганнар. Бүген бер абыйлары махсус хәрби операциядә катнаша. Аның да тизрәк якыннары янына кайтуын телибез. 
Шук, тиктормас, әле җирдән күренә генә башласалар да, үзләренә карата белгән нәниләр бәйрәмнең иң матур бизәге булгандыр, мөгаен. 
Моннан 2 ел элек Нургәрәй абый белән Әминә апа Нуриевларның оныклары Ләйлә белән Динар Гараевләр гаиләсендә тупырдап торган 3 бала – Камил, Эмир һәм Сабина дөньяга килгән. Тиктормас бәләкәчләр артыннан карап кына өлгерт.
- Көтеп алган сабыйларыбыз. Билгеле, өчәү булуы көтелмәгән яңалык булды. Зур мәхәббәт һәм ярату белән үстерәбез. Әти-әни, туганнар да булыша. Исән-сау гына үссеннәр, - диләр Динар белән Ләйлә.
 
Югары Акхуҗа җирлеге башлыгы Зөфәр Юзиев әлеге кичәдә өлкән авылдашлары – игезәк балалар Рушан белән Рушаниягә гомер бүләк иткән, бүген игезәк оныклары Булат һәм Ринатның хөрмәтен тоеп яшәүче Нурия әби Сәмигуллованы гомер бәйрәме белән тәбрик итте. Кичәнең оешкан төстә узуын, авылдашларны җыюын билгеләп үтте. 
 
- Чыннан да, табигатьнең могҗизасыдыр инде ул. Шундый күп игезәкләр биргән авыл тагын юктыр да. Карамасар авылы – бердәнбер. Гаиләдә игезәк туу куанычлы да, әти-әнигә икеләтә мәшәкатьләр дә бүләк итә. Берсен ашатканда, икенчесе елый, анысын караганда, тегесе зыян итеп куя. Сабырлык үрнәге булган, ихтирамга лаек авылдашларыбызның һәрберсенә рәхмәт. Игезәкләр авылны онытмасыннар, кайтып йөрсеннәр, - диде җирлек башлыгы.
 
Ләйлә Шиһабиева. 
Апас районы.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 28.08.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»