|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.08.2023 Җәмгыять
Синоптиклар Татарстанда кайчан җылытачагын әйттеСиноптиклар билгеләп узганча, хәзер республика территориясендә һава температурасы нормадан 2-3 градуска калыша. Әмма киләсе атнада антициклон киләчәк. Шуның нәтиҗәсендә, атна башында алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Дүшәмбе һәм сишәмбе +14...+18, чәршәмбе +20 градуска кадәр җылытачак. Августның соңгы көне +21 градус белән сөендерәчәк. Явым-төшемнәр көтелми.
Сүз уңаеннан, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 28 августта урыны белән көчле җил булуы хакында кисәтә. Аның тизлеге 21 м/с җитәргә мөмкин.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|