|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.08.2023 Шоу-бизнес
Гөлназ Асаева: "Коточкыч авыр вакытларым. Җырлаудан туктарга уйлыйм"Гөлназ Асаева иң авыр чорларның берсен кичерә. Хәтта җырлаудан туктарга уйлый. «Бәлки, бу сүзләр кемгәдер сәер тоелыр, әмма минем бик кыен вакытларым. Тормышымда беркайчан да мондый коточкыч чорның булганы юк иде. Һәрвакыт бөтен эшне дә 100 процентка башкардым. Ә хәзер нәрсәгә генә тотынсам да килеп чыкмый.
25 яшьтә башкалар нәрсә генә эшләми, ә мин ниндидер тупикта. Иҗат буенча да һәм башка проектлар буенча да.
Кайвакыт, җырлаудан туктарга кирәк, дигән уйлар да килә. Кайчан да булса бу халәттән чыгармын, дип өметләнәм.
Ни өчен бу турыда язаммы? Белмим, бәлки, җиңелрәк булып китәр… Тик әлегә шулай», – дип белдергән Гөлназ.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|