|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2023 Мәдәният
Кариев театры баш режиссер Ренат Әюпов: Репетицияләрнең башка телдә баруы - зур проблемаГабдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры яңа сезонга әзерләнә. Шушы көннәрдә узган матбугат конференциясендә театрның проблемалары турында сөйләштеләр. Кариев исемендәге яшь тамашачы театры баш режиссеры Ренат Әюпов төп проблемаларның берсе дип, репетицияләрнең башка телдә баруын әйтте. «Күп театрларда туган телдә сөйләшү, репетицияләр ниндидер чит-ят телдә баруы – ул зур проблема», – диде режиссер. «Төп проблемалар – вакыт һәм сыйфат. Безнең бинабыз, труппабыз бар. Конвейер эшләп китте, көн саен спектакльләр, тамашачылар белән элемтә урнашты, театрга сукмак ачылды. Бер айга 25 спектакль куябыз. Вакыт шулкадәр тыгыз. Шуңа күрә сыйфат та югала. Конкуренция дә зур. Унике дәүләт театры арасында тамашачыларның сайлау мөмкинлеге бар. Үзебезнең телне белмибез, яки профессиягә җиңел карап, ниндидер хилафлык китерәбез икән, димәк, без тамашачыны югалтырга мөмкин», – диде режиссер. Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры Луиза Шарова фикеренчә, бөтен театрларда да иң зур проблема – ул тел мәсьәләсе.
--- |
Иң күп укылган
|