поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.08.2023 Шоу-бизнес

Гөлүс Хәбибрахманов: "Шоу-бизнеста барысын да акча хәл итә. Мин – гади авыл баласында андый акчалар юк иде"

Татар эстрадасы артисты Гөлүс Хәбибрахманов берникадәр вакыт сәхнәдә күренми торды да, кабат сәхнәгә әйләнеп кайтты. Кайда югалып торуы, ниләр белән шөгыльләнүе, ни өчен яңадан эстрадага кайтырга уйлавы турында күрешеп сөйләштек.

– Гөлүс, авылда үскән һәр баланың кушаматы була. Синеке нинди иде?
 
– Миңа Чәләпин дип әйтәләр иде. Шаляпинның татарча варианты инде бу. Беренче сыйныфта укыганда, авылда колхоз слеты булды. Ул чарага хәтта Илһам Шакиров та килгән иде. Шунда әти миңа җырларга кушты. Бик оялсам да, әти кушкач җырладым. Аннары колхоз рәисе миңа бер пакет печенье бирде. Бер апа миңа: “Настоящий Шаляпин!” – дигән иде. Шул көннән бирле миңа Чәләпин дип эндәшә башладылар. Икенче авылга күченгәч кенә ул кушамат миңа әйтелмәде.

– Бервакыт үзеңне Габдулла Тукай кебек күченеп йөрүең турында әйткән идең. Ни өчен яшәү урынын еш алыштырдыгыз?
 
– Минем әти гомер буе мал табибы булып эшләде. Кайсы колхоз чакыра, шунда бара иде. Аның белән без дә күченеп йөрдек. Мин Теләче районының Караширмә авылында туган. Ике-өч ел торганнан соң, Сауш авылына күченгәнбез. Анда ун ел яшәгәч, Үзәк авылына күчендек. Аннары Алабугага укырга кердем, авыл хуҗалыгы юнәлешендә укыдым. Теләчегә кайткач, авылда эшләргә тәкъдим иттеләр, әмма “минем җырлыйсым килә” дип бу тәкъдимнән баш тарттым. Күрше малае белән мунчада гармунда уйнарга өйрәндек. Әти-әниләр “шыгырдатмагыз әле шуны” дип тиргиләр иде. Гаиләдә мин – иң өлкәне, Фәнүс белән Алмаз исемле ике энем бар, икесе дә гаиләле. 
 
– Җырлыйсы килү – бер, ә хыялны тормышка ашыру өчен зур мөмкинлекләр кирәк бит...
 
– Хыялым мине Казан дәүләт мәдәният институтына алып килде. Анда мин хор бүлегенең рус төркемендә укыдым. Ни өчен рус төркемендәме? Коридорда атаклы композитор Рөстәм Зариповны очраттым да, ул: “Ни өчен татар төркеменә керәсең, әйдә, рус төркеменә кер. Ул татарныкына караганда дәрәҗәлерәк”, - диде. Аның сүзләре миңа бик зур йогынты ясады. Шулай итеп, документларны рус төркеменә тапшырдым. Бер генә имтиханны бирдем дә, башкаларын алып та тормадылар, шул килеш укырга кабул иттеләр. Аларга минеке кебек тенор тавышлы башкаручы кирәк булган икән. Имтиханда татарча җырладым, “русча җырлый белмим” дидем. Башта татар төркеменә кермәвем өчен үкенеп тә куйган идем, әмма соңрак өстәмә белем буларак татар хорына да йөрдем. Әмма рус төркеме, чынлап та, дәрәҗәлерәк иде, чөнки алар дәүләт дәрәҗәсендәге чараларда катнашты. Хор бүлегендә укуым бик күп белем һәм тәҗрибә бирде. Ике елдан соң инде мин Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстанның Дәүләт камера хорында җырладым.
 
– Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар төркемендә дә эшләдең бит әле?
 
– Башта Теләченең Мәдәният йортында режиссер булдым, Яшьләр һәм балалар эшләре комитетында эшләп алдым. Шул елларда КВНнарда катнашып йөрдем, булачак хатыным Галия белән дә шул чыгышларның берсендә Мамадышта таныштык. Ул Саба радиосы исеменнән килгән иде. Ә аннары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар төркеменә эшкә кердем. Анда 5 еллап эшләдем, Җәвит абыйлар белән бүген дә аралашып торабыз. Акча җитмәү сәбәпле, китәргә туры килде. Эстрададан читләшеп, мәҗлесләр алып баруга күчтем. Параллель рәвештә төзелеш эшенә дә барып килә идем, үземчә акча эшләргә тырыштым. Һәм шул чорда гаиләбезгә кайгы килде – әтиебез китеп барды. 
 
– Ни булды, ничә яшь иде аңа?
 
– 49 яшь иде. Салган килеш суда егылып үлде. Ул вакытта эчмәгән кеше сирәк иде бит. Хәтта эшләгәнгә дә акчалата түгел, ә аракы белән түлиләр иде. 
 
– 2005 елларда эстрадада күренеп алдың да югалдың...
 
– Ул елларда бер компания үткәргән кастингка катнаштым. Финалга барып җиткәндә генә төшеп кала идем. Бу аңлашыла да, шоу-бизнеста барысын да акча хәл итә. Мин – гади авыл баласында андый акчалар юк иде. Аннары теге яки бу танылган йолдызның шәкертләренә дә һәрвакыт бәхет елмая иде. “Гаделлек, дөреслек юк икән” дип башка бер бәйгедә дә катнашканым булмады. Шуны аңладым: акчаң булып та, тәҗрибәң белән танышларың булмаса, ерак китә алмыйсың...
 
– Шундый күңел төшекелегеннән соң ничек кабат сәхнәгә әйләнеп кайттың, Гөлүс? 
 
– Бу вакыт эчендә кайда гына эшләп карамадым. Челтәрле бизнес белән дә шөгыльләндем. Нәтиҗәдә шундый фикергә килдем: күңелеңә ошаган, яраткан эш белән шөгыльләнергә кирәк. Ә минем яраткан шөгылем – ул җырлау. Дусларыма рәхмәт, сәхнәгә әйләнеп кайтуымда аларның роле зур булды. Әйдәп торуы, ярдәме мине кабызып җибәрде. Кайбер дуслар туганга караганда да якынрак була, диләр. Чынлап та, туганнар арасында зур акчалар эшләп тә, ярдәм кулы сузмаган кешеләр бар. Ә бөтенләй чит егетләр ихластан булышты. Фундаментым булгач, эстрадага яңадан кереп китү җиңел булды.

– Ул вакыттан бирле эстрада нык үзгәргәнме? Яңа җырларыңны ничек кабул иттеләр?
 
– Өч яңа җырымны да җылы кабул иттеләр. Җырлар күп, аларны әкрен генә үз вакыты белән чыгарачакмын, Аллаһы боерса. Сәхнәдә яки мәҗлестә күреп танып эндәшүчеләр, җылы сүзләрен җиткерүчеләр дә бар. Җыр сүзләренә зур игътибар бирәм, мәгънәле текстлар эзлим. Чөнки хәзер җырлар бер-берсенә шундый охшаган, сыйфат ягы аксый. Сыйфатлы җырдан хит ясарга була. Эстрада, чынлап та, үзгәргән. Эстрада “кухня”сын белсәм дә, мин белмәгән, аңламаган яклары күп. Көндәшлек көчле, бер-береңне таптарга гына торалар. Хәер, бу элек тә шулай иде. Артист булу җиңел дип уйлаучылар бар. Әмма артист булып формалашу, тамашачы мәхәббәтен яулау өчен күп көч куярга, тырышырга кирәк. Иң кыены шул – үзең генә берни дә эшли алмыйсың. Сәләтең булу гына җитми. Аннан соң хәзерге заман артистына социаль челтәрдә дә актив булырга, һәрдаим кызыклы фото-видеолар урнаштырып барырга кирәк. Сәхнә образы да, ягъни киенү рәвеше дә үзенчәлекле булырга тиеш.
 
– Ялгышмасам, бу эшләр белән хатының Галия шөгыльләнә? Ул журналистиканы ташламадымы әллә?
 
– Әйе, Галия журналистикадан китте, хәзер тулысынча минем эшләр белән шөгыльләнә. Бу – видеоконтент әзерләү, имидж уйлау, чыгышлар буенча сөйләшүләр алып бару һәм башкалар. Хәтта кайбер җырларымның сүз авторы да әле ул. Галиягә рәхмәтем зур, ул эшемне аңлый. Аннан башка авыр булыр иде. Бүгенге көндә ике бала үстерәбез, икесе дә иҗатка тартыла. Улыбыз Рәсүл гитарада уйный, кызыбыз Мәдинә җырлый, музыка мәктәбендә укый. Берсе уйнап, икенчесе җырлап икәү бергә видеолар төшерәләр. Рәсүл – тугызынчы, Мәдинә өченче сыйныфка бара. Рәсүл әле футбол белән дә кызыксына, профессионал футбол командасына йөри. Балаларга дөрес тәрбия бирергә тырышабыз, иң мөһиме – сау-сәламәт һәм бәхетле булсыннар.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 26.08.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»