|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2023 Хәвеф-хәтәр
Мамадыш районындагы фаҗиганең сәбәпләре ачыклана
Татарстанның Мамадыш районында эшче үлеменнән соң тикшерүчеләр җинаять эше кузгаткан. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә. 23 августта Мамадыш районындагы бер предприятиенең җыю пунктында 45 яшьлек эшче һәлак була. Тикшерү версиясе буенча, эретеп ябыштыру эшләрен башкарганда ир-ат монтажлау тәртибен бозган. Нәтиҗәдә, эшче металл конструкция астында кысыла. Алынган җәрәхәтләрдән ир-ат урында үлә, дип яза Татар-информ.
Тикшерүчеләр куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу факты буенча җинаять эше кузгаткан. Хәзерге вакытта әлеге фаҗиганең бөтен шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре үткәрелә.
--- |
Иң күп укылган
|