поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.08.2023 Авыл

Әгерҗедә бер төптән 50 бәрәңге чыккан (ВИДЕО)

Социаль челтәрдә: «Дуслар, ышанасызмы? Бер төптән 50 бәрәңге чыкты», – дип язылган видео таралганнан соң, әлеге «могҗиза» турында сорашырга булдык. Әгерҗе районының Кичке Таң авылында гомер итүче укытучы Эльмира Зиннәтуллинаның мондый хәл күргәне булмаган.

– Узган ялларда теге бәрәңгене казып алдык. Орлыгын үзебездәге бер шәхси кибеттән алган идек. Моңа кадәр «Мадейра», «Беллароза» сортларын сатып алып үстергән идем. Быел «Вега» сортын сынап карарга булдык. Бәрәңгенең кайберсе я сабын кебек, яки бөтенләй таралып бетә торган уалучан була. Ә бу сорт шуларның урталыгында дияр идем, тәме дә ошады.
 
Эче сары түгел, андыйны яратмыйм. «Вега» сортын 5 кг утыртып, барлыгы 190 кг (10 литрлы 22 чиләк!) уңыш җыеп алдык. Бөтен төптән дә  50шәр бәрәңге чыкмады, әлбәттә, 20-25 чамасы булды.  Әлбәттә, бездә уңгач, башкаларда да шулай мул уңыш бирер, дип әйтеп булмый. Чөнки аны 15 еллап бәрәңге утыртылмаган, моңа кадәр азык чөгендере, ташкабак үскән, рәхәтләнеп ял иткән урынга утырткан идек.  Юкка гына җирне ял иттерергә кирәк димиләр бит. Җәй уртасында бер генә тапкыр су сиптек. Яңа сортлар сынап, урыннарын алыштырып утыртырга яратам. Социаль челтәрдә күргәннән соң, сатып алырга теләүчеләр,  почта аша җибәрергә дә сораучылар бик күп булды. Алай кыйммәт була, сатып түгел, болай да бирәм, дидем. Ә авылдашлар белән икенче сортларга алыштырырга сөйләштек.
 
“Бәрәңге уңуның тагын бер сере – иртә утыртуда”, – ди Эльмира ханым. Ел саен  апрель ахыры,  май башыннан да калмый утырта икән алар икенче икмәкне.
 
– Бәрәңгене бакчаның дымы җитәрлек вакытта утыртабыз, аңа үсеп китү өчен шул вакыттагы дым җитә. Бик тирән түгел, 10 см чамасы гына итеп күмәбез. Дым кирәк булса, бәрәңге, үзе эзләп, аска таба китә ул, – ди Эльмира ханым.
 
 

Гөлнара ЗИННӘТУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.08.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»