|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.08.2023 Мәдәният
Бүген Сәйдәшев музеенда уйлану кичәсе узачак
23 августта 19:00 сәгатьтә Татарстан Милли музее филиалы Салих Сәйдәшев музеенда уйлану кичәсе була. Кичәдә мультиинструменталист Айдар Абдрахимов төрки музыка уйнаячак. Кунаклар өчен җанлы этник музыка, музыкант белән аралашу, чәй тантанасы көтелә. «Кичәнең үткәрелү форматы үзенчәлекле. Оештыручылар әйтүенчә, тамашачылар музыканттан кул сузымы ераклыгында гына утырачак, чәй эчеп, бергәләп борынгы суфи мотивларын җырлаячаклар. Кичәдә кунаклар көндәлек эшләрдән арынып, музыка аша эчке гармонияне тоя алачак», - дип хәбәр итте Татарстан Милли музее матбугат хезмәте. Әлеге үзенчәлекле чара турында тулырак сылтама аша танышып була.
--- |
Иң күп укылган
|